tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Рафис Корбанның «Тәүбә көне» дип аталган кесә китабы дөнья күрде
Рафис Корбанның «Тәүбә көне» дип аталган кесә китабы дөнья күрде

Рафис Корбанның «Тәүбә көне» дип аталган кесә китабы дөнья күрде

Бүген «Казан утлары» журналы җәмәгатьчелеккә Рафис Корбанның «Тәүбә көне» китабын тәкъдим итте. Әлеге басма – «Казан утлары» китапханәсе сериясендә чыккан унбишенче китап.

Рафис Корбанның яңа китабына «Тәүбә көне» һәм «Бер уч туфрак» повестьлары кергән. Аларда хәзерге заманда кешеләрнең рухи тормышына кагылышлы гыйбрәтле хәлләр тасвирлана. Язучы геройларын гадәттән тыш вакыйгалар яктылыгында сурәтләп, үзе яшәгән чорга бәя бирә.

«Тәүбә көне» китабын «Казан утлары» журналының җаваплы сәркатибе Ландыш Әбүдәрова редакцияләгән. Китапка исемне дә ул биргән.

«Ике әсәрнең дә сюжеты гади генә кебек. Алар бик җиңел, җырлап кына, кино караган кебек укыла. Бу әсәрләр буенча кино да төшерергә мөмкин. Шул ук вакытта әсәрләрдә кешенең рухияте, бүгенге көн әхлагы чагыла. Автор аларны әдәбиятның «әдәп» сүзеннән икәнен онытмыйча язган», – диде Ландыш Әбүдәрова.

Рафис Корбан «Тәүбә көне» повестен язу идеясе ун еллап элек, язучы Галимҗан Гыйльманов кичергән бер маҗараны ишеткәч барлыкка килгәнен әйтте.

«Галимҗан Гыйльманов миңа бер кызыклы тарих, үзе белән булган хәлне сөйләде. Әсәргә шул сюжет кереп китте, ләкин аның герое Галимҗан түгел, ә авыл хуҗалыгы өлкәсендә эшләгән хезмәткәр. Бүген авылны үстерәбез дип, авылга тискәре хезмәт итүчеләр күбәйде. Шушы теманы күтәреп әсәр язасым килде», – диде Рафис Корбан.

Галимҗан Гыйльманов «Тәүбә көне» китабында Рафис Корбанны чын язучы булып өлгергәнен әйтте. «Ике әсәр дә миңа бик ошады. Ул бик тиз һәм җиңел укыла. Монда роман язарлык материал бирелгән», – диде Галимҗан Гыйльманов.

Драматург Рәдиф Сәгъди «Тәүбә көне» китабының драматургиясе көчле булуын һәм халык аны яратып укыячагын әйтте. «Хәзер язучылар бер-берсенең китабын укымый. Бәлки, без кеше укымаслык әсәрләр язабыздыр. Әдәби әсәр язганда, иң беренче, аның драматургиясе, тормыш киеренкелеге булырга тиеш. Ул көчлерәк булган саен халыкка тизрәк барып җитә. Мин Рафисның әсәрен кичә су эчкән кебек укып чыктым, чөнки анда тормыш киеренкелеге, фаҗигале драматургия бар. Аны кеше укыячак», – диде Рәдиф Сәгъди.

«Татмедиа» җәмгыяте генераль директоры Шамил Садыйков кыска вакыт эчендә унбишенче китап чыгуын татар матбугатында феномен дип атады.

«Ай саен диярлек без бер китап чыгарып барабыз. Бу хәлнең моңарчы булганы юк. Ул тулысынча «Татмедиа» хисабына эшләнә, шуңа күрә авторлар өчен бу бик куанычлы хәл. Иң мөһиме, бу безнең өчен бизнес та. Китаплар киштәләрдә ятмый – 2-3 ай эчендә аларның уртача 70 проценты сатыла бара. Беренче чыкканнары кибетләрдә калмады. Без башта китапларны ике мең нөсхә белән чыгарган булсак, соңыннан өч меңгә җиткердек», – диде Шамил Садыйков.

Шамил Садыйков «Казан утлары» китапханәсе сериясеннән чыккан китапларны китап кибетләреннән, киосклардан, маркетплейслардан сатып алырга мөмкин икәнен әйтте. Ул татар китапларын сөючеләрнең чит төбәкләрдә яшәүчеләре өчен басмаларының «Озон», «Вайлдберриз» кебек маркетплейсларда булуы куанычлы булуын белдерде.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*