tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Рамазан ае – бер мәдрәсә
Рамазан ае – бер мәдрәсә

Рамазан ае – бер мәдрәсә

Рамазан ае – бер мәдрәсә. Көннең якты вакытын­да ашамыйча-эчмичә тору – нәфесебезне тәрбияли, гайбәттән һәм гөнаһлардан тыелу иманыбызны ныгы­тырга булыша, игелекләр кылу – юмартлыкка өйрәтә. Әлеге сабакны үзләштерә алган мөселман Раббысының бихисап әҗер-савабына лаек була, иншәАллаһ.

Менә шушы бәһасез мәдрәсә вакытында Түбән Новго­род мөселманнары Диния нәзарәтенең мәхәлләләренә шәкертләр практикага кайтты. Алар тумышлары белән Россиянең төрле өлкәләреннән, ә дин гыйлемен Мәскәү Ислам институтында үзләштерә.

Нижгар төбәгендәге һәр мәхәлләнең бай тарихы, каһарман имамнары, гыйлемле мөгаллимнәре булган һәм бар. Дини яңарыш һәм динсезлек чорыннан соң мәчетләрне кабат төзеттерү, халыкны кабат дингә чакыру тәҗрибәсе булган имам-хәзрәтләр, азанчылар, гомумән, өлкән буын үзенең бу тормыш гыйлеме белән яшьләргә файдалы була ала. Алар моны күрә алдымы икән, шәкертләрнең үзләреннән сораштык.

Данил ГАЛИУЛЛИН, Сафаҗай мәчетендә практика уза:

“Мин Уралның көньягында – Магнито­горск шәһәрендә туып-үстем. Сафаҗайда II курс студенты Акмал Мәхмәдиев белән бергә практика узабыз – намаз укытабыз, Коръән укыйбыз. Вәгазь сөйләмәдем әле, чөнки татарча белмим, халык белән рус телендә аралашам.

Әлеге практика миңа татар авылының тормышын күрү, халыкның гореф- гадәтләре белән танышу ягыннан бик файдалы. Берничә көн эчендә без ифтар мәҗлесләрендә булдык, мәет юу, җеназа намазында катнаштык, хәтта кабер дә ка­зыштык”.

 Давыд СӨЕНЕВ, Кече Рбишча мәчетендә практика уза:

“Санкт-Петербург шәһәрендә туып-үстем. Авыл мәчетендә ике шәкерт тәҗрибә туп- лыйбыз. Миңа монда бик ошый. Хикмәт Азан әйтү яки башка дини вазифаларны үтәүдән гайре, мәчеттә яшәвебез һәм аның тормышын, имам эшен эчтән күзәтә алуыбызда. Бу бик файдалы. Гел мәчеттә булганлыктан, төнге намазларны даими укуы бик җайлы, Коръән дә күбрәк укыла.

Авылдагы тормыш кызыклы, шәһәрдәге кебек түгел. Мәсәлән, кала мәчетенә килсәң, анда гел яңа кешеләр, алар күп, намаз укыйлар да, чыгып китәләр. Әавылда мәчеткә гел бер үк кешеләр йөри, алар намазга кадәр килә, утырыша, үзара сөйләшә, аннары бергәләшеп гыйбадәт кыла. Бу миңа Пәйгамбәребез Мөхәммәт (с.г.в.) заманын хәтерләтә. Аның да тор­ган җире мәчет булган бит, аның яны­на сораулар белән килгәннәр, ул күп мәсьәләләрне мәчеттә хәл иткән”.

Рамил ЗАРИПОВ, Зур Рбишча мәчетендә практика уза:

“Мин Донбасс төбәгендәге Макеевка шәһәрендә туып-үстем. Авыл кешеләре белән татар телендә аралашам, алар бик кунакчыл. Гасырлар дәвамында үз гореф- гадәтләрен саклап яшәүләренә нык гаҗәпләндем. Практика вакытында азан- чы вазифасын үтим, намаздан соң тәсби- хәт белән Коръән укыйм. Хәзрәтләр миңа халык алдында чыгыш ясагандагы курку­ны җиңәргә булыша. Рамазан ае булгач, авыл кешеләре авыз ачу мәҗлесләренә чакыра, анда Коръән укыйбыз һәм дога кылабыз. Аннары бергәләшеп мәчеткә тәравихка китәбез. Динебездәге әлеге сөннәт намазын үткәрергә һәм Коръән укырга мөмкинлегем бар.

Мондый практика безгә үз-үзебезгә ышаныч бирә, халык алдында югалып калмаска өйрәтә, бу да дин әһеле өчен бик мөһим. Мәскәү Ислам институты җитәкчелегенә тәҗрибә тупларга һәм үзебезне күрсәтергә, шулай ук татар мил­ли мәдәниятен эчтән тоярга мөмкинлек биргәннәре өчен зур рәхмәт”.

Сакен МӘМИЕВ, Пашат мәчетендә практика уза:

“Мин Омск шәһәрендә туып-үстем, милләтем белән казах. Биредә вазифа­ларым әллә ни күп түгел: намаз укыту, Коръән уку, имамга ярдәм итү һәм башка­лар. Динебез кушканны ихластан үтәргә ашкынып торган мөселманнарны күргәч, тагын да җанланып эшлим.

Кешеләр сораулар белән мөрәҗәгать итә, аларга һәрвакыт җавап бирә алмыйм, әлбәттә. Әмма янәшәмдә киң тәҗрибәле Марат хәзрәт, аңа мөрәҗәгать итәргә мөмкинлегем һәрвакыт бар. Өч округ баш имамы булган остаздан гел берәр яңа нәрсә турында белү – минем өчен бәһасез сабак.

Рамазанның 21 нче төнендә Пәйгам- бәрләр тарихыннан дәрес оештырдык. Халык бу мәгълүматны белсә дә, бары­бер кирәк, кабат искә төшерергә файда­лы иде. Мәхәллә кешеләре белән минем яшь арасы шактый зур булуга карамастан, мин аларда кызыксыну күрәм, алар со­раулар бирә. Бу исә эшкә рухландыра, дәресләр үткәрү миңа бик ошый”.

Тимур ФӘХРЕТДИНОВ, Мәскәү Ислам институты проректоры:

“Түбән Новгород өлкәсенең татар авыл­ларында практика узу, татар гореф- гадәтләре, авыл тормышы белән танышу, динебез яңарышы башында торган олы кешеләр белән аралашу бик кыйммәтле сабак булачак, дип өметләнәм, чөнки институтта, өстәл артында китаптан яки аннан да битәр, интернеттан уку бер хәл, ә үз күзләрең белән күрү, кешеләрнең теләк-фикерләрен ишетү бөтенләй башка нәрсә. Бу – һәрберебезгә кирәкле тәҗрибә. Студентларга максимум рәвештә имам янында булу, ул башкарган бар эшне башкарып карау, бар йолаларда катнашу бурычы куелды. Алар динебезне эчтән белергә тиеш. Аннары авыл белән кала тормышы аерыла, әлеге аерма аларга халыкны тоярга ярдәм итәчәк. Бу – яшь буынга искиткеч яхшы тәҗрибә булачак, дип ышанам.

Киләчәктә әле тагын җәй айларын­да да шулай мәхәлләләргә практикага җибәрергә ниятлибез. Динебездә гый­лем китаптан укып кына алынмаган, ул менә шулай тәҗрибә белән остаздан шәкерткә бирелгән. Без бу горефне югал­тырга теләмибез. Татар авылларыннан шәкертләребез гыйлемгә тагын дәртлә- неп кайтыр, дип көтеп калабыз”.

Румия ХАМЗИНА.

“Туган як” газетасы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*