tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татар театрлары фестивале
Татар театрлары фестивале

Татар театрлары фестивале

Үзешчән татар халык театрларының ТАССРның атказанган артисты Барый Тарханов исемендәге тугызынчы төбәкара фестивале тәмамланды. Быел үзешчән артистлар ике ай эчендә семберлеләргә ун спектакль күрсәтте.

Фестивальдә өлкәбездә уңышлы гына эшләп килүче дүрт иҗат коллективы һәм Татарстанның Апас, Буа, Менделеевск районнары театр труппалары катнашты. Театр сөюче тамашачыга шулай ук Казанның данлыклы К.Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театрының Айгөл Әхмәтгалиева әсәре буенча сәхнәләштерелгән “Күз нурларым” драмасын карарга да насыйп булды.

Яңа Малыклы районы Урта Исәнтимер авылы мәдәният йортының “Бердәмлек” халык театры коллективы, һәрвакыттагыча, фестивальгә ныклап әзерләнеп килгән иде.

“Быел репертуарыбызга яңалык керттек – милләттәшләребезгә беренче тапкыр мелодрама жанрындагы спектакльне тәкъдим итәргә булдык. Тугры тамашачының көчле алкышлары һәм җылы, эчкерсез мактау сүзләре драматург Рәдиф Сәгъдинең “Хәтерлисеңме соң, Хәтирә?” әсәрен уңышлы сәхнәләштерә алуыбыз турында сөйли. Быел театрыбыз 40 еллык юбилеен билгеләп үтә. Менә 35 ел инде Халык театры дигән мәртәбәле һәм дәрәҗәле исемне йөртәбез”,- дип сөенече белән уртаклашты театрның режиссеры, Россия Федерациясенең атказанган мәдәният хезмәткәре Рәйсә Шакурова.

Хәзер инде традициягә кергән фестивальдә Апас районыннан ике коллектив чыгыш ясады. Район мәдәният йортының халык театры Әмир Камалиевның “Борын-борын заманда” музыкаль комедиясен күрсәтте. Ә Урта Балтай авылы мәктәбенең укытучылар коллективы Туфан Миңнуллинның “Алты кызга – бер кияү” комедиясен сәхнәләштерде.

“Репертуарны сайлаганда халык яратып кабул итә торган темаларга өстенлек бирәбез. Бүгенге заман проблемаларын, ир белән хатын арасындагы мөнәсәбәтләрне, гыйбрәтле язмышларны күрсәтергә тырышабыз. Фестиваль күңелләребездә бары тик җылы тәэсирләр генә калдырды. Киләсе елда да катнашырга ниятлибез”,- диде Апас районы халык театры режиссеры Земфира Мөхәммәтшина.

Фестиваль Иске Кулаткы район мәдәният йортының халык театры чыгышы белән тәмамланды. Алар семберлеләргә драматург Илгиз Зәйниевнең “Люстра” комедиясен тәкъдим иттеләр. “Чишмә” ансамбле солисты сыйфатында таныш Наилә Мулюкованың режиссер буларак тәүге адымнары гына әле бу. Җиң сызганып эшкә керешкән Наилә ханыма, афәрин, дип әйтәсе килә. Спектакльне караганнан соң, аның төпле җитәкче, үз эшенең чын остасы булуына инандык.

“Театр коллективына зур рәхмәт әйтәсем килә. Без артистларга кытлык сизмибез – төрле яшьтәге театр сөюче үзешчәннәребез бар”,- ди Наилә ханым.

Фестивальне рәсми рәвештә ябу тантанасында театр коллективларына дипломнар, кубоклар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Өлкәнең милли мәдәниятләрне яңарту һәм үстерү үзәге җитәкчесе Светлана Ковшенина мәртәбәле фестивальне оештыручыларга – өлкә татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Рамис Сафин белән Татар мәдәният үзәге коллективына соклануын белдерде.

“Татарлар һәрвакыт алгы сафта атлыйлар. Аларны һәрчак башкаларга үрнәк итеп куябыз”,- диде ул.

Фестивальнең жюри рәисе, Россия Федерациясенең атказанган мәдәният хезмәткәре Нурия Туркова актерлар һәм тамашачыларның елдан-ел яшәрә баруын ассызыклап үтте. Ул үзешчән театрлар режиссерларына үзенең тәкъдимнәрен дә җиткерде.

“Сәхнәне замана таләпләренә туры китереп бизәргә тырышыгыз. Анда иркенләп уйнарга комачаулый торган бернәрсә дә булмасын”,- диде Нурия Минзаһит кызы.

Татар мәдәният үзәге җитәкчесе Рамилә Сафина фестальдә катнашучы театр коллективларына, ике ай дәвамында зал тутырып килеп, артистларны алкышлары белән шатландырган тамашачыга рәхмәт сүзләрен ирештерде.

Рузия ХӘЛИМОВА

Чыганак: emet73.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*