tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Рамил Курамшинсыз 1 ел
Рамил Курамшинсыз 1 ел

Рамил Курамшинсыз 1 ел

25 январьда Казанның “Чулпан” мәдәният үзәгендә Татарстанның халык артисты, безнең Кочко-Пожардан бул­ган күренекле милләттәш-якташыбыз Рамил Сөләйман улы Курамшинның якты истәлегенә Татарстанның Рәшит Ваһапов исемендәге мәдәният фонды директоры Рифат Фәтта­хов оештырган багышлау кичәсе концерты булып үтте дип, газетабызның бүгенге беренче битендә хәбәр бирдек. Аны Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, ТНВ каналы алып баручысы Илдар Кыямов Рәмис Аймәтнең сезнең игъти­барга да тәкъдим ителгән шигыре белән башлап җибәрде. Анна­ры 450 тамашачыны һәм искә алу кичәсенең хөрмәтле кунакла­рын Рамил абыйның биографиясе һәм иҗаты белән кыскача таныштырып үтте. “Рамил” исеме – гарәпчәдән “Тылсым иясе” дигәнне аңлата, диде. “Милләтебезнең горурлыгы, йөзек кашы булган шәхесебезнең ядкарен хөрмәт итеп килгәнегез өчен сезгә тирән ихтирамыбызны белдерәбез”, – дигәннән соң, сәхнә түренә Рифат Әхмәт улын чакырды.

Катлаулы һава торышына карамастан, безнең мәҗлескә ерак юлны якын итеп килгән Рамил абыйның авылдашла­рына һәм дә аның иҗатына олы хөрмәт белән караган барча тамашачыларга шушы залны тутырганнары өчен чик­сез рәхмәтләремне белдерәм. Гадәттә, шаулап гомер кичергән зур шәхесләр вафат булганнан соң, аларның абруе ничектер кечкенәя башлый. Ә безнең тыйнак кына булган Рамил абыйның дәрәҗәсе, киресенчә, үзе үлгәннән соң, нык күтәрелеп китте, мирас итеп калдырган иҗатының кыйммәте үсеш алды. Бу кичәгә әзерләнгәндә, аның безгә бай иҗади мирас калдыр­ганына тагын бер кат төшендек. Ул бит музыкант та, композитор да, җырчы да һәм публицист та иде. Бүгенге кичә – Рамил Курамшинның иҗади масштабын, иҗади бөеклеген күтәрү юлында әле беренче адым гына.

Бүген сәхнәгә чыгачак барча ар­тистларга риясыз (бушка) чыгыш ясарга риза булганнары өчен зур рәхмәт. Ә билетлардан кергән табыш Рамил абыйның каберенә һәйкәлгә тиң булган таш куюга тотылачак, – дип сөйләде Рифат Фәттахов.

Концерт программасын I Сергач округы сабан туеның хөрмәтле кунагы, Рамил абыйның сәхнәдәше, Татарстанның халык ар­тисты Зөһрә апа Шәрифуллина “Безнең урам” җыры белән ачып җибәрде. Гомумән, бу көнне Зөһрә апа кебек “халык артисты” исемен лаеклы йөртүче Кирам Сатиев, Гөлзада Сафиуллина, Азат Тимершәех, Рабига Сибга­туллина, Фәрит Хатыйпов, Га­зинур Фарухшин, Алмаз Хәмзин, ИлСаф кебек танылган артистла­рыбыз кичәнең дәрәҗәсен нык күтәрде. Ә аңа аерым бер матур төсмерне “Казан нуры” халык уен кораллары оркестры һәм аның баш дирижёры, Татарстанның халык артисты Рәсим Ильясов өстәде.

Әлбәттә, Татарстанның атка­занган артистлары Лилия Мул­лагалиева, Раяз Фасыйхов та, Р.Ваһапов исемендәге Халыка­ра яшь башкаручылар конкур­сы лауреатлары Азат Абитов, Гөлсирин Абдуллина, Алмас Хөсәенов һәм Ранис Габбазов та бик матур җырладылар.

Әйтергә кирәк, шушы концерт­та катнашырга теләк белдергән, әмма көтмәгәндә якты дөньядан китеп барганн халык артисты Искәндәр Биктаһировны да җылы искә алдылар. Экранда гына булса да, Рамил абый акком­паниаторлыгында ул “Шахта” җырын башкарды. Шул ук экран­нан Рамил абыйның башкару­ында яңгыраган “Иске кара ур­ман” җырын да дикъкать белән тыңладык.

Рамил абый татар халкының бөек җырчысы, мәртәбәле якта­шыбыз Рәшит Ваһаповны бала чакта сәхнәдән генә күреп калган булса, икенче бер күренекле як­ташыбыз, шулай ук Татарстанның халык, Россиянең атказанган ар­тисты Хәйдәр Бигичев белән күп тапкыр бер сәхнәдә чыгыш ясар­га туры килгән һәм аларның шун­дый бер видеоязмаларын кабат экраннан карадык. Алып баручы әйтмешли, кызганыч, хәзер татар халкының бөек улларын видео­дан карап, сагынасы гына кала.

Бу концертның тагын бер күркәм үзенчәлеге – Рамил абыйның шәкерте, авылдашы, һәвәскәр баянчы Азат Жиһаншин аның өчен татар баяны музыкасы маэ­стросы махсус эшкәртеп биргән “Парлы бию” әсәрен бик оста башкарды һәм ул да атаклы ба­янчылар Айдар Вәлиев, Айнур Моратов, Дмитрий Капитонов һәм Наил Сәгъдиев кебек кай­нар алкышларга лаек булды.

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров Сергач ягы, Нижгар төбәге татар дөньясы өчен бик олуг шәхесләр бирде, дип сөйләде үз чыгышында. Ә Рамил абыйның авылдашлары исеменнән сүз тоткан Ирфан Шаипов искитмәле проектлар белән күренекле якташлары­быз исемнәрен мәңгеләштерү өлкәсендә башкарган эшләре өчен Рифат Әхмәт улына олы рәхмәтен белдерде.

Кочко-Пожарда үткән Сергач округы Сабан туеның музыкаль өлешен Рәшит Ваһаповның 115 еллыгына багышлаган булсак, быелгы милли бәйрәмебездә шул килеш икенче бер бөек татар җырчысы, күренекле якташыбыз Хәйдәр Бигичевны 75 яшьлеге уңаеннан искә алачакбыз. Ә Ра­мил абыйның киләсе юбилеена, Аллаһы боерса, туган авылыбыз клубына аның исемен бирербез, бюстын ачарбыз һәм шулай ук са­бан туеның музыкаль өлешен аңа багышларбыз”, – дип йомгаклады үз чыгышын Ирфан Таһир улы.

Ә концерт ахырына якынлаш­кан мизгелдә, безнең туган яклардан бер сөенечле яңалык килеп иреште һәм алып баручы аны турыдан-туры олы сәхнәдән игълан итте: “Түбән Новгород өлкәсенең хөрмәтле меценаты Рәшит Җаббар улы Баязитов як­ташы Рамил абый Курамшинның исемен мәңгеләштерүгә 100 мең сум акча бирәчәк”, – диде ул һәм бу хәбәрне зал алкышлап кабул итте.

Олег ӘНДӘРҖАНОВ.

“Туган як” газетасы

 

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*