tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бүген Равил Фәйзуллинга 75 яшь
Бүген Равил Фәйзуллинга 75 яшь

Бүген Равил Фәйзуллинга 75 яшь

Бүген Россиянең Атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстанның халык шагыйре, Г. Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе Равил Фәйзуллинга 75 яшь тулды.

Шагыйрь Равил Габдрахман улы Фәйзуллин 1943 елның 4 августында Татарстан АССРның Балык Бистәсе районы Балтач (Юлсубино) авылында хезмәткәр гаиләсендә туган. Шул районның Котлы Бөкәш авылы урта мәктәбен һәм 1965 елда В. И. Ульянов-Ленин «семендәге Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетын тәмамлый. 1966—1967 елларда Совет Армиясендә хезмәт итә, армиядән кайткач, СССР фәннәр академиясенең Казан филиалы Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институты каршындагы аспирантурада укый. 1968—1972 елларда Р. Фәйзуллин— Татарстан язучыларының Әлмәт оешмасы җитәкчесе, ә 1973 елдан 1977 елның январена чаклы Татарстан Язучылар союзы идарәсенең җаваплы секретаре булып эшли. 1977 елдан башлап ул, язучы-профессионал сыйфатында, әдәби иҗат эше белән генә шөгыльләнә.

Р. Фәйзуллин—1973 елдан КПСС члены.

Р. Фәйзуллинның беренче шигырьләре урта мәктәптә укыган чагында языла һәм матбугатта күренә башлый. Поэзиянең олы мәйданына исә ул алтмышынчы еллар башында чыга һәм «Казан утлары» журналында басылган шигъри цикллары («Нюанслар иле» һ. б.), аннан соң 1966—1971 еллар арасында дөнья күргән «Аҗаган», «Монологлар һәм диалоглар», «Мәрмәр», «Гадиләргә гимн» кебек шигырь китаплары белән татар поэзиясенә сыйфат яңарышы алып килгән үзенчәлекле шагыйрь булып таныла. Аның эчтәлек ягыннан катлаулы, тирән фикер ассоциациясенә, ә форма ягыннан сөйләм интонациясенә, ирекле ритмикага нигезләнгән кыска шигырьләре, диалог һәм монологлары үз вакытында татар поэзиясенең үсеш тенденцияләре турында җанлы сөйләшүләр, бәхәсләр тууга да сәбәп булдылар.

Р. Фәйзуллин поэзиясе, иң беренче нәүбәттә, сугыштан соңгы, алтмышынчы елларда, фәнни-техник революция чорында формалашкан буынның дөньяга карашын, тормышка мөнәсәбәтен, рухи һәм әхлакый эзләнүләрен яңача, заманча чагылдырырга омтылуы белән үзенчәлекле. Шагыйрьнең күпчелек шигырьләре хәзерге заман кешесенә төбәп язылган, интеллектуаль укучыга адресланган. Ул укучы белән ихлас әңгәмә алып бара, тормыш турындагы, кешелек язмышы турындагы борчылулары, күңелен биләгән уй-хисләре, өмет-йдеаллары белән уртаклаша. Тирән уй, фәлсәфи олы фикер, гражданлык пафосы — шагыйрь лирикасының төп асылын шулар билгели.

Р. Фәйзуллин — шигырьдә кыскалыкка, аз сүзлелеккә омтылучы шагыйрьләрдән. Аның шигырьләрендә традицион поэзиягә хас тасвирчылык һәм гадәти сюжет төенләнешләре бөтенләй очрамый диярлек. Ул үзенең шигырьләрен психологик халәт, күңел тирбәлешләре, хис һәм фикердәге каршылыклар, көтелмәгән лирик борылышлар нигезенә кора. Аның шагыйрь буларак осталыгы һәм индивидуаль үзенчәлеге нәкъ менә кыска шигъри формага ?Ур тормыш фәлсәфәсе, психологик киеренкелек һәм фикер тыгызлыгы сала белүендә ачыла.

Иҗатының башлангыч чорында, нигездә, сөйләм интонациясенә корылган ирекле шигъри форманың традицияләрен үстерү, яңа мөмкинлекләрен ачу инәлешендә кыю экспериментлар алып барган һәм уңышлы нәтиҗәләргә ирешкән Р. Фәйзуллин җитмешенче еллардан башлап халык җырына нигезләнгән поэтик формаларны үзләштерүгә игътибарын көчәйтә. Сурәтләүдәге образлы фикерләүдәге индивидуаль үзенчәлеген саклаган хәлдә, ул бу юнәлештә дә яңа иҗади уңышларга ирешә. Хисләре тагы да тирәнрәк һәм каталырак, фикерләре тагы да саллырак, колачлырак төс ала.

Шагыйрьнең күп кенә лирик шигырьләре композиторлар тарафыннан музыкага салынган. «Аккошлар» (Ф. Әхмәтов музыкасы), «Менә без дә үсеп Җиттек, әни» (Л. Хәйретдинова музыкасы), «Мин сине ничек яраттым» (Садыйкова музыкасы), «Сагыш» (Җ. Фәйзи музыкасы), «Тимим күңелемә» (Р. Яхин музыкасы), «Синең өчен яшим» (Р. Абдуллин музыкасы) кебек җырлар халык арасында киң популярлык казандылар.

Р. Фәйзуллин поэма жанрында һәм, аеруча, балалар поэзиясендә актив иҗат итә. «Көрәшчеләр» (1968), «Гадиләргә гимн» (1969), «Сәйдәш» (1981) поэмалары, балалар өчен язылган «Рәсем ясыйм», «Күмәч пешеге челәр җыры», «Чәчәкләр үстердем», «Паласны кем кагар?», «Якты мон исемле шигырь китаплары шагыйрь иҗат эшчәнлегенең үзенчәлекле” бе өлешен тәшкил итәләр.

1984 елда шагыйрьнең әдәбият, сәнгать мәсьәләләренә багышланган әдәби-публицистик мәкаләләре һәм төрле республикаларга, чит илләргә сәяхәте турындагы юл язмалары тупланган «Җырларда — ил гаме» исемле яңа китабы басылып чыкты.

Равил Фәйзуллин әсәрләре берничә тапкыр төрле дәрәҗәдәге премияләр аерым алганда: 1966 елда яшь шагыйрьләрнең Мәскәүдә ВЛКСМ ҮК оештырган Бөтенсоюз фестивале премиясе, 1973 елда «Дружба народов» журналы премиясе, 1970 елда «Мәрмәр» исемле китабы өчен Татарстан комсомолының М. Җәлил исемендәге премиясе һәм, ниһаять, 1978 елда «Шигырьләр һәм поэмалар» (1976) китабы өчен Татарстан АССРның Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе белән бүләкләнде.

Р. Фәйзуллинның аерым әсәрләре, рус теленнән тыш, башкорт, кыргыз, әзәрбайҗан, чуваш, литва, эстон, грузин һ.б. тугандаш халыклар телләрендә һәм шулай ук немец, поляк, француз, гарәп кебек чит ил телләрендә дә дөнья күрде.

Р. Фәйзуллин берничә мәртәбә өлкә һәм шәһәр партия-комсомол оешмаларының җитәкче органнарына сайланды, ике мәртәбә шәһәр советы депутаты булды. Ул—1968 елдан бирле Татарстан Язучылар союзы идарәсе члены, 1975—1980 елларда исә РСФСР Язучылар союзы идарәсе члены булып торды. 1985 елда аңа РСФСРның атказанган культура работнигы дигән мактаулы исем бирелде.

Р. Фәйзуллин — 1966 елдан СССР Язучылар союзы члены.

Мәгълүмат: adiplar.belem.ru
Фото: elitat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*