tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Рәдиф Кашапов Истанбул тамашачыларына татар альтернатив музыкасы концертын күрсәтте
Рәдиф Кашапов Истанбул тамашачыларына татар альтернатив музыкасы концертын күрсәтте

Рәдиф Кашапов Истанбул тамашачыларына татар альтернатив музыкасы концертын күрсәтте

Татар рок музыканты, автор-башкаручы Рәдиф Кашапов Төркиянең Истанбул шәһәрендә Эрдал Әрән исемендәге мәдәният йортында концерт куйды. Тамашаны «Татар-информ»ның Төркиядәге хәбәрчесе үзе барып күрде.

Рәдиф Кашаповны тыңларга Истанбулда яшәүче татарлар җыелды. Җырчы аларга үзе иҗат иткән егермеләп җыр тәкъдим итте. Сүзләре яки музыкасы башка авторларныкы булган җырлар да башкарды. Концертны Аташәһир районы мәҗлесе әгъзалары да тамаша кылды.

Тамашачылар рок музыкантының «Үзгәргәнсең, үзгәргәнсең», «Фин татарлары татарча сөйләшә», «Тынычлан, җиһан», «Кулъяулыклар», «Мәтрүшкә», «Юньсез кошлар», «Сылуым», «Рәхәт бәхет» кебек социаль эчтәлекле, бунтарь рухлы әсәрләрен аеруча яратып тыңлады.

Рәдиф Кашаповның Истанбулда икенче тапкыр концерт бирүе. Беренчесендә ул Оскар Юнысов белән бергә сәхнә тотты. Әлеге концерт Мәрмәрә университеты докторанты Алсу Рәхмәтуллина инициативасы белән оештырылган булса, монысы Төркиянең җирле татары, Идел-Урал төркиләре мәдәнияте оешмасын коручы, Төрки дөнья журналистлар берлеге рәисе киңәшчесе Түрәр Йенәрнең башлап йөрүендә тормышка ашкан.

«Без, татарлар, кайда гына булсак та бергә булырга тиеш. Рәдифнең концерты татарларны бергә җыярга хезмәт итә. Шуңа күрә яныма Тимур Курчаков, Ләйсән Тапсыз кебек яшьләрне чакырып, бу чараны оештырырга булдык. Бу мәсьәләдә Истанбулның Аташәһир районы җитәкчелеге, үз карамагындагы мәдәният йорты белән тәэмин итеп, безгә теләктәшлек күрсәтте. Киләчәктә биредә татар мәдәниятен танытуга хезмәт итәрлек чаралар үткәрү күздә тотыла» – диде Түрәр Йенәр «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Концерт алдыннан тамашачыларны Аташәһир районы башлыгы урынбасары Орхан Чәркәз сәламләде. Ул. үзенең дә Кавказ төбәгеннән килгән мөһаҗир баласы булын белдереп, халкының татарлар белән уртак язмышка ия булуын, шунлыктан туган тел, милли сәнгать, әдәбият, тарихны онытмау, оныттырмау җәһәтеннән кулга-кул тотышып эшләргә кирәклеген, бу юнәлештәге эшчәнлеккә һәрвакыт ярдәм итәргә әзер булуын ассызыклады.

  • Рәдиф Кашапов — Yummy Music лейблының креатив директоры, «Qaynar» музыка лабораториясе вокалисты. Үзен баян балладалары, көнчыгыш дискотекалары стильләрендә сынап, Казан, Мәскәү, Санкт-Петербург, Мельбурн, Хельсинки һәм Түбән Новгород музыкантлары катнашында өч соло-альбом яздырган. Бүгенге көндә ул татар мөһаҗирләре язмышы белән бәйле проект буенча эшли.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*