tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарстан Язучылар берлеге фронтовик язучыларның сирәк китапларын цифрлаштырган
Татарстан Язучылар берлеге фронтовик язучыларның сирәк китапларын цифрлаштырган

Татарстан Язучылар берлеге фронтовик язучыларның сирәк китапларын цифрлаштырган

«Үлемсез әдәби полк» акциясе җитәкчесе, Татарстан Язучылар берлегенең әдәби тәрҗемә һәм рус әдәбияты бүлегенең әдәби консультанты Галина Зәйнуллина әйтүенчә, Язучылар берлеге сайтында рус телендә иҗат иткән фронтовик-язучыларның 1940-1980 елда чыккан китапларын укып була.

Искәртеп үтик, Татарстан Язучылар берлеге «Үлемсез әдәби полк» проекты өчен Мәдәни инициативаларының Президент фонды грантын откан иде. Галина Зәйнуллина әйтүенчә, грант акчасы өлешчә китапларны цифрлаштыру өчен кирәкле җиһазлар – сканер, ноутбук алуга тотылган. Шулай ук, ул проектның дәвамлы булачагын да әйтте.

Юрий Белостоцкий, Александр Бендецкий, Яна Винецкий, Павел Евгеньев, Сергей Ефремов, Тихон Журавлев, Рәмзи Илялов, Алексей Королев, Виктор Кострин, Владимир Мальцев, Анатолий Мелузников, Геннадий Мельников, Геннадий Паушкин, Мәҗит Рәфыйков, Валерий Синев, Дмитрий Сычев, Игорь Толстойның 1940-80 нче еллардагы китапларын цифрлаштырабыз. 16 китапның 13е инде әзер. Алар сайтның «Үлемсез әдәби полк» бүлегендә урнаштырылган.

Шул уңайдан, «Реплика» музыкаль театры Татарстанның рус телле фронтовик язучыларының әсәрләреннән торган «Үлемсез әдәби полк» спектаклен күрсәтә. Премьера 22 июньдә Аксёнов йортында 18.00 сәгатьтә була.

Галина Зәйнуллина һәр язучының язмышы фаҗигале булуын әйтте. «Кайсы репрессиягә эләккән, кайсын сөргенгә җибәрелгәннәр», – ди ул. «Үткән көздә булган спектакльдә фронтовик-язучыларның туганнары да бар иде, алар бик тәэсирләнеп, тетрәнеп кабул итте, чөнки бу аларның якыннарының язмышы, биографиясе», – диде «Татар-информ»да матбугат очрашуында «Реплика» театрының сәнгать җитәкчесе Владимир Нежданов.

«Спектакльгә килмичә калган кешеләр үкенде. Спектакль шагыйрьнең эчке хисләре белән сугарылган, язучы иҗатының бөтен матурлыгы ачыла. Ул барлык кешене дулкынландыра», – дип өстәде «Үлемсез әдәби полк» акциясе координаторы, Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары Илсөяр Иксанова.

  • «Үлемсез әдәби полк» проектының партнерлары – Татарстан Мәдәният министрлыгы, Татарстан Милли китапханәсе, Казан шәһәренең үзәк китапханәсе, Марсель Сәлимҗанов исемендәге Актерлар йорты, «Реплика» әдәби музыкаль театры.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*