tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Менделеевск китапханәчеләре Баулы язучысын искә алган
Менделеевск китапханәчеләре Баулы язучысын искә алган

Менделеевск китапханәчеләре Баулы язучысын искә алган

Менделеевск шәһәре татар китапханәсенең «Ядкарь» әдәби-иҗади клубына йөрүчеләр Баулыда туып-үскән күренекле прозаик-язучы, публицист, сынчы Миргазиян Юнысны искә алып, «Дөнья гизгән язучы» дигән әдәби кичә үткәргән.

Менделеевск шәһәре Татар китапханәсенең әйдәп баручы китапханәчесе Гөлназ Хафизова «Баулы-информ» редакциясенә хәбәр иткәнчә, кичәдә язучының авылдашлары, апалы-сеңелле Зифа Вахитова һәм Гөлниса Евдокимова да катнашкан.

Зифа Газнан кызы очрашуга Тукай районы «Сосновый бор» совхозыннан килгән. Ул Миргазиян Юныс турындагы истәлекләре һәм аның әсәрләре турындагы фикерләре белән уртаклашкан. Гөлниса Евдокимова үзенең туган якка багышланган шигырьләрен укыган.

Китапханәче Гөлназ Хафизова чарага килүчеләрне «Ядкарь» клубы эшчәнлеге белән таныштырган, Зифа Газнан кызына, язучы турында бай материал әзерләп, эчтәлекле әңгәмә оештыруы өчен, барлык катнашучылар исеменнән рәхмәт белдереп, төбәк язучыларының шигырь җыентыкларын бүләк иткән.

bavly-tat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*