tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Тубыл шәһәрендә шәһәр осталары белән очрашу узды
Тубыл шәһәрендә шәһәр осталары белән очрашу узды

Тубыл шәһәрендә шәһәр осталары белән очрашу узды

Тубыл шәһәренең “Себер һөнәрчелеге һәм кәсепләре” музеенда халкыбызның традицион һөнәрләренә багышлап шәһәр осталары белән очрашу узды.

“Ак калфак” иҗтимагый хатын-кызлар ешмасы рәисе Айсылу Юнысова һәм вәкилләре, Тубыл шәһәре тарих-архитектура музей-тыңлыгының бүлек мөдире, экскурсияләр оештыру буенча баш белгече Яна Абдуллина бу игелекле чараны оештыру максаты белән кунакларны таныштырдылар.

Айсылу Юнысова катнашучыларны сәламләп:”Оста куллы якташларыбыз белән очрашу үткәрүне күптән планыбызга керткән идек. Бүгенге очрашуда тәҗрибәле оста куллы якташларыбыз арасында яшьләрнең дә катнашуларына шатландым. Интерактив остаханәсендә татарча яулык бәйләргә өйрәтүче, милли күлмәкләр һәм баш киемнәрен сатучы “Риана” кибетенең җитәкчесе Зөһрә Нигъмәтуллина, күл эшләре белән шөгыльләнүче Хәят Абдуллинага, ветеран укытучы Гөлфәния апа Карымовага, милли курчаклар, Габдулла Тукай, Муса Җәлил, Абдулла Алишның әсәрләре буенча татар теле дәресләрендә курчак театрын оештырып үткәрүе турында тәҗрибәсе белән уртаклашкан Банисә Ниязовага,чарада катнашкан себер татарлары автономиясе рәисе Зәйтүнә Тычинскихка рәхмәтләремне белдерәм,”-диде.

Татар мәдәниятенә, теленә мәхәббәт уяткан укытучы Банисә Ниязованың татар, рус, чуваш киемнәрендә эшләнгән курчакларын тамашачылар кызыксынып, сокланып карадылар.

Күргәзмә элекке 50 номерлы балалар йорты бинасында үткәнгә монда эшләүчеләрне, балаларны да хезмәткә, кул эшләренә өйрәтеп, аларга яхшы тәрбия биргән җитәкчеләре Гөлсем Зәйнулла кызы Гайсинаны, тәрбиячеләрне һәм әнисе турында чарада катнашкан Гөлшат Нуретдинова сөйләде.

Ветеран укытучы, өлкә һәм шәһәр күләмендә кул эшләре белән танылган 74 яшендәге Гөлфания апа Карымова күл эшләренә өйрәткән, тамырлары Татарстаннан булган әбисен җылы сүзләр белән искә алды. Бүген Гөлфәния апа өлкә һәм шәһәр күләмендә танылган кул остасы. Ветеран укытучы, мәгариф отличнигы Гөлфания апаның кулларынннан гөлләр тама диярсен. Аның милли киемнәрдә курчаклары, ялтыравыклы милли бизәнү әйберләре һәркемнең күңеленә хуш килде.

Чарада катнашучы шәһәр Думасы депутаты Михаил Никитин “Оста куллар” күргәзмәсен оештыручылар Яна Абдуллинага, Айсылу Юнысовага рәхмәтләрен белдерде. Үз кулларың белән башкарыла торган иҗат эшләре, халык традциияләрен саклап калу зур әһәмияткә ия дип, мәдәни мирасыбызны саклап калуда, шәһәрнең иҗтимагый эшләрендә актив катнашкан “Ак калфак” оешмасы рәисе А.Ә.Юнусовагаа Рәхмәт хатын тапшырды. Күргәзмәне оештыручыларга рәхмәтләр әйте. Яна Абдуллина:”Элек-электән һәр милләт үзенең кул эшләренә оста булган, сәләтле иҗат кешеләре белән танылганнар. Тубыл шәһәре дә талантлы якташларыбызга бай. Аларны халыкка таныту безнең максатыбыз. Истә тотыйк, теләсә кайсы халыкның үз иҗаты, гореф-гадәтләре, мәдәнияте, тарихы, һөнәрчелеге бар,”-дип сөйләде

Аннары татар халкының кунакчыллыгын күрсәтеп “Ак калфак” иҗтимагый татар хатын-кызлар оешмасы тамашачыларны һәм кунакларны милли ризык тулы чәй табынына чакырдылар. Айсылу Әптелмән кызы Юнысова матур тавышы белән мөнәҗәтләр башкарып, бу чарада катнашкан һәр кул остасына, милли табын әзерләүдә ярдәм күрсәткән Равиля Фазыловага, Нәсимә Кормановага, Людмила Кәримовага, татар җырлар башкарган Роза апа Яхинага рәхмәтләрен белдерде.

                                            Римма Умитбаева,

Тубыл.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*