tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Рәхмәт хаты тапшырылды
Рәхмәт хаты тапшырылды

Рәхмәт хаты тапшырылды

Тубыл мәчетендә Ислам диненә катлаулы тормыш сынаулар аша килгән Октябрист Мәҗитовка Рәхмәт хатын Җәмигъ мәчете имамы Ибраһим Кәрим улы Сухов тапшырды. Ибраһим хәзрәт:” Октябрист Чаппар улы дин юлына басып, белем алып, мәчеттә күңелен биреп  тырыш хезмәте өчен мондый бүләккә лаек булды. Милләттәшләребезнең үзләре теләп дин юлына басканына без шатбыз. Мондый асыл сыйфатларга бай күренешләр артканнан арта барсын,”-диде.

Рухи-әхлакый кыйммәтләрне яңадан торгызу буенча эчкерсез хезмәте өчен Төмән өлкәсе мөселманнарының үзәк Дини оешмасының Рәхмәт хаты белән бүләкләнгән, мәчеттә дежур хәзрәт вазифасын биш ел дәвамында башкарган Октябрист хәзрәт Аллаһы йортына килгән һәр кешене җылы каршы алып, ниятләнгән садакаларына ихлас күңеле белән дога кылып, кешеләрнең күңелләрен тынычландыра белгән хәзрәтләрнең берсе. Үзенең изге дини хезмәте турында:”Мәчеттә хезмәт итүчеләр милләттәшләребезгә һәм башка милләт вәкилләренә иманлы, динле, тәрбияле, ихлас күңелле булуларны телиләр. Коръән аятьләрен укып алганнан соң, дөньяга тынычлык телим. Мәчеткә килеп садака бирү зур саваплы гамәл. Укыган догаларыбыз кешеләр күңеленә иман нурлары бирсен. Ярдәмләшеп, аралашып яшәсәк, изге эшләр уңышлы барыр.

Тубыл мәчетендә дога кылу белән генә чикләнмик, күпчелек очракта вәгазъ сөйләргә, аңлатырга туры килә. Ислам дине юлына баскач, үземнең эчке дөньям, тормышка карашларым үзгәрде. Мин канәгать булырга, сабыр итәргә, мохтаҗ кешеләргә игътибарлы булырга өйрәндем. Бүген мондый Рәхмәт хатын алганыма мин шатмын. Дин генә кешеләргә тормышның мәгънәсен аңларга, кыйбла табырга ярдәм итә. Изге көннәрдә мәчеткә килүчеләргә иман байлыгы, сәламәтлек телимен. Бүгенге көн белән генә яшәмик, гореф-гадәтләребезне балалар белеп үссеннәр өчен сабырлык, көч, зур теләк кирәк. Барлык милләт вәкилләренә сәламәтлек телим. Илебезнең патриотлары булып, изге гамәлләр кылып иманлы, бәхетле булып яшәргә язсын”,-дип сөйләде. Ул мәчеттәге хезмәтенә нәтиҗә ясап, татар халкы аралашучан, ярдәмчел булганнары турында әйтте. Тубылда төрле милләт вәкилләре, илебезнең төрле регионнарыннан килгән мөселман халыклары яши. Мәчеткә садака китерүчеләр, Коръән укытучылар арасында күпчелек кеше безнең тубыллылар икән.

Октябрист Чаппар улы Тубыл шәһәрендә җырчы да, төзүче дә булып танылган кеше. Стәрлетамак шәһәрендә НурАль-Иман мәдәрәсәсендә укып кайтып, дин юлына басып, изге гамәлләр кылып, тормыш юлында очраган сынауларга бирешми яши ул. Милләттәшләренә, дингә, мөселман халкына тугры хезмәт итүенә бәя бирүләренә шатланабыз. Киләчәктә дә изге эшләрендә уңышлар телибез.

Римма Умитбаева

Тубыл

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*