tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Рөстәм Миңнеханов «Тарихта без эзлебез» шәҗәрәләр фестивале җиңүчеләрен бүләкләде
Рөстәм Миңнеханов «Тарихта без эзлебез» шәҗәрәләр фестивале җиңүчеләрен бүләкләде

Рөстәм Миңнеханов «Тарихта без эзлебез» шәҗәрәләр фестивале җиңүчеләрен бүләкләде

15нче май көнне Камал театрында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Тарихта без эзлебез» шәҗәрәләр фестивале җиңүчеләрен бүләкләде. Бәйрәм тантанасына Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев та килгән иде.

«Һәр милләт үзенең тарихын белергә тиеш. Нәселебезне, буыныбызны беләбез икән, киләчәгебез бар дигән сүз. Шушы бәйрәмне оештырган кешеләргә рәхмәт. Киләчәктә дә бу эшләр алып барылыр дип ышанам», — диде Татарстан Президенты тантанада чыгышында.

Фестивальнең республика этабында 6 гаилә катнашты: Әлмәттән Мотаһировлар, Актаныштан Мәсәлимовлар, Нурлаттан Морозовлар, Балтачтан Миңнебаевлар, Тәтештән Йосыповлар, Казанның Авиатөзелеш районыннан Вахитовлар гаиләләре. Һәр гаилә үзенең визит карточкасын тәкъдим итте, нәсел вәкилләре белән таныштырды.

Фестивальдә беренче урынны Балтач районыннан Миңнебаевлар гаиләсе алды. Икенче урында Актаныштан Мәсәлимовлар гаиләсе, ә өченче урын Әлмәттән Габдрахман авылында яшәүче Мотаһировлар гаиләсенә булды.

Җиңүчеләргә дипломнар бирелде. Беренче урынга 150 мең сум, икенче урынга 130 мең сум, ә өченче урынны яулаган гаиләгә 100 мең сум тапшырылды.

Тантана башланганчы Рөстәм Миңнеханов һәм Минтимер Шәймиев театр фойесында әзерләнгән күргәзмә белән танышты.

Быел «Тарихта без эзлебез» бәйгесе 2021 елның февралендә башланды. Ул өч этапта — муниципаль, зональ (Казан, Урыссу, Алабуга, Лаеш, Теләче, Кама Тамагы) һәм республика этаплары булды.

Ләйсән Рәхмәтуллина

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*