tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Рәми Гариповның «Туган тел» шигыре 45 телгә тәрҗемә ителгән
Рәми Гариповның «Туган тел» шигыре 45 телгә тәрҗемә ителгән

Рәми Гариповның «Туган тел» шигыре 45 телгә тәрҗемә ителгән

Башкортстан Республикасы Башлыгы Радий Хәбиров йөкләмәсе буенча быел Башкортстанда республиканың халык шагыйре Рәми Гариповның тууына 90 ел тулуны билгеләп үтәләр. Шул уңайдан Бөтендөнья башкорт корылтае бер шигырь – «Туган тел»не дөнья телләренә тәрҗемә җыентыгын әзерләде. «Башинформ» шул турыда яза.

Бу проектта Россия һәм дөнья төбәкләреннән 54 автор – халык шагыйрьләре, профессиональ әдәбият берлекләре әгъзалары, тәрҗемәчеләр катнашты. Шигырь 45 телгә тәрҗемә ителгән: рус, авар, себер-татар, ногай, украин, итальян, белорус, кумык, цахур, фарсы һәм башка телләр.

Рәми Гарипов үзе 50дән артык авторның шигырьләрен башкорт теленә тәрҗемә иткән.

Проект авторлары — Лариса Абдуллина (Башкортстан Республикасы) һәм Светлана Быкова (Беларусь Республикасы), рәссам — шагыйрьнең улы Азамат Гарипов, дизайнер – Анатолий Корнеев.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*