tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев Мари Эл Республикасы татар мәдәнияте үзәге белән танышты
Васил Шәйхразыев Мари Эл Республикасы татар мәдәнияте үзәге белән танышты

Васил Шәйхразыев Мари Эл Республикасы татар мәдәнияте үзәге белән танышты

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев Мари Эл Республикасына килде. Биредә ул «Республика татар мәдәнияте үзәге»  дәүләт автоном мәдәният учреждениесендә булды.

Бу учреждение татар халкының мәдәниятен һәм рухи байлыгын, шул исәптән татар халкының йолаларын һәм гореф-гадәтләрен саклауны, Марий Эл Республикасының дәүләт һәм иҗтимагый оешмалары, Россия Федерациясе субъектларының сәнгать, фән, мәдәният эшлеклеләре белән иҗади элемтәләрне үстерүне һәм читтә эшләүче татар мәдәнияте үзәкләре белән элемтәләр урнаштыруны һәм киңәйтүне максат итеп куя.

Мари Эл Республикасы татар мәдәнияте үзәге Йошкар-Ола халкы өчен даими рәвештә ачык ишекләр көне оештыра. Үзәк базасында бик күп татар студияләре һәм иҗат коллективлары эшли. Алар еш кына мәдәни чараларда һәм бәйрәмнәрдә, шулай ук төрле бәйгеләрдә катнашалар.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*