tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ренат Мударисов 100 балл җыйган!
Ренат Мударисов 100 балл җыйган!

Ренат Мударисов 100 балл җыйган!

Ульяновск шәһәренең Заволжье районының 17 нче мәктәбен тәмамлаучы татар егете Ренат Мударисов ЕГЭда рус теле буенча 100 балл җыйган.

“Заволжье районы мәктәпләрен тәмамлаган ике укучы гына быел Бердәм дәүләт имтиханнарында максималь булган 100 баллны җыйды. 44 нче гимназиядән Анна Разживина белән 17 нче мәктәптән Ренат Мударисовны рус теле буенча югары балларга ия булулары уңаеннан котлыйбыз. Алар максатка омтылучан, җыйнак һәм имтиханнарга ныклап әзерләнгән булуларын күрсәттеләр. Сәләтле укучыларга тормыш юлында яңадан-яңа үрләр яуларга, үз урыннарын табып, зур уңышларга ирешергә язсын”,- дип хәбәр итә район хакимияте.

http://emetul73.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*