tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Буада “Иманлы кыз” җәйге сәламәтләндерү чарасы оештырылды
Буада “Иманлы кыз” җәйге сәламәтләндерү чарасы оештырылды

Буада “Иманлы кыз” җәйге сәламәтләндерү чарасы оештырылды

Буа шәһәренең “Әбү Хәнифә” мәчетендә мәктәп яшендәге балалар өчен “Иманлы кыз” дип исемләнгән җәйге сәламәтләндерү чарасы оештырылды. Ул 5нче июльдән 11нче июльгә кадәр дәвам итте. Иртәнге сәгать 8.30дан 13.30гә кадәр кызлар ял итү белән беррәттән дини гыйлем алдылар. Көндә төрле темага вәгазь тыңладылар. Пәйгамбәрләрнең тарихы белән таныштылар. Дини белемнәренә карап, төркемнәргә бүленеп, кайсы хәреф өйрәнде, кайсы аларны тоташтырып укыды, Коръәнне укучылар һәм күңелдән тапшыручылар да булды.  Атна ахырында узган темалар буенча викторина оештырылды. Һәр балага сорау бирелде, бүләк белән шатландырылды. Шулай ук иң тырыш шәкертләр дә үз төркем мөгаллимәсе белән билгеләп үтелде. Татлы күчтәнәч тапшырылды.

Саубуллашу мизгелләре дә килеп җиткәч, алдагы тормышка бераз үгет-нәсихәт биреп, санаулы гомеребез намазсыз үтмәсен дип иманлы кызларга намазлыклар бүләк ителде.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*