tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Решетино авылында Халыкара туган тел көненә багышланган чара узды
Решетино авылында Халыкара туган тел көненә багышланган чара узды

Решетино авылында Халыкара туган тел көненә багышланган чара узды

25 февраль да Решетино авылы мәдәният йортында Халыкара туган тел көненә багышланган бик матур, тирән эчтәлекле чара үткәрелде. Бәйрәмне авыл советы председателе Рамиль Клейменов  ачып җибәрде. Пенза өлкәсе “Ак калфак” оешмасы рәисе Васильева Эльмира  телне саклау буенча Татарстанда нинди чаралар үткәрелүе hәм безнен шартларда нәрсәләр эшләнелә, алдагы планнар белән таныштырды.
Авылнын олы буын вәкилләре яттан Муса Җәлил шигырьләрен, үзләре язган бәетләрне тамашачыларнын күнелен тутырып елатырлык укыдылар. Мөхтәрәм апалар чыгышында дин hәм тел бәйләнеше, туган телебезнен үткәне, бүгенгесе, киләчәге мәcbәләләре дә чагылыш Равиля Фярит кызы Баткаева-Кикин мэктэбенен татар теле укытучысы чыгышында  тапты. Ә сәхнәне яңгыраткан җырлар, биюләр кемне дә битараф калдырмады.
                                                                                  Эльмира Васильева, Пенза өлкәсе “Ак калфак” оешмасы рәисе

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*