tatruen
Баш бит / Яңалыклар / РӘШИТ ВАҺАПОВ ЕЛЫ!
РӘШИТ ВАҺАПОВ ЕЛЫ!

РӘШИТ ВАҺАПОВ ЕЛЫ!

Түбән Новгород өлкәсе татар милли оешмалары 2023 елны Түбән Новгород өлкәсендә бөек татар җырчысы Рәшит Ваһапов елы дип игьлан итте. Элегрәк шундый тәкьдим белән “Туган як” газетасы чыккан иде.

Бүген Уразавылда Кызыл Октябрь районы башлыгы Ринат Җәләлов җитәкчелегендә Рәшит Ваһапов елын үткәрү буенча оештыру комитеты утырышы булды.

Бөек якташларының 115 еллыгы уңаеннан нижгарлылар күп чаралар үткәрергә ниятли: Уразавыл, К. Пожар Сабантуйларын Рәшит Ваһаповка багышлау , татар авылларында, мәктәпләрдә җырчыны искә алу концертлары һ. б.

Ә аларның иң беренчесе 7 май , Рәшит Ваһаповка нәкъ менә 115 ел тулган көнне, аның туган авылы Актукта үтәчәк.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*