Сайтның яңа версиясе бар Иске версияне 2026 елның 1 сентябрьга кадәр кулланырга мөмкин. Яңа сайт (яңа вкладкада ачылачак)
Доступна новая версия сайта Старой версией можно пользоваться до 1 сентября Новый сайт (откроется в новой вкладке)
A new version of the website is available The old version can be used until September 1st New Website (will open in a new tab)
ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Рәшит Ваһапов исемендәге фестиваль бөек шәхеснең исемен мәңгеләштерә – Васил Шәйхразиев
Рәшит Ваһапов исемендәге фестиваль бөек шәхеснең исемен мәңгеләштерә – Васил Шәйхразиев

Рәшит Ваһапов исемендәге фестиваль бөек шәхеснең исемен мәңгеләштерә – Васил Шәйхразиев

Кичә Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе концерт залында Рәшит Ваһапов исемендәге Халыкара татар җыры фестивале Гала-концерты узды. Әлеге фестиваль бөек шәхеснең исемен мәңгеләштерә. Бу хакта тантаналы чарада Татарстан Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев әйтте.

“ТР хөкүмәте һәм Бөтендөнья татар конгрессы исеменнән әлеге фестивальгә килүчеләргә рәхмәт сүзләре ирештерәм. Бөек татар җырчысы, Татарстан Республикасының халык артисты Рәшит Ваһапов – безнең горурлыгыбыз. Татар халкы менә шундый бөек шәхесләре белән горурлана ала. Рәшит Ваһапов исемендәге фестиваль бөек шәхеснең исемен мәңгеләштерә, аның җырларын киләчәк буынга тапшыра. Фестивальдә катнашучы яшьләргә рәхмәт, алар безгә танылган шәхеснең бай мирасын, моңын ирештерә”, – диде ул.

Р. Ваһапов исемендәге фестивальнең максаты – татар җырын башкаручы яшь җырчыларны барлау, аларга ярдәм итү, төбәкара бәйләнешләрне һәм милләтара мөнәсәбәтләрне ныгыту. Халыкара татар җыры фестивале 2004 елда үз эшен башлап җибәрде. Безгә таныш булган лауреатлар: Ришат Төхвәтуллин, Айгөл Сагынбаева,Филүс Каһиров, Илүсә Хуҗина, Рөстәм Асаев, Гөлсирин Абдуллина, Руслан Сәйфетдинов, Гөлназ Асаева, Марсель Вагыйзов, Айгөл Хәйри, Азат Абитов, Рәнис Габбазов, Артур Шөгәепов һәм башкалар. Бүген концертта танылган җырчылар да, яшь башкаручылар да чыгыш ясаячак.

Ләйлә Хәкимова,
tatar-inform

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*