tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Республика балалар китапханәсендә «Китаплы гаилә – бәхетле гаилә»  әдәби бәйрәме үткәрелде
Республика балалар китапханәсендә «Китаплы гаилә – бәхетле гаилә»  әдәби бәйрәме үткәрелде

Республика балалар китапханәсендә «Китаплы гаилә – бәхетле гаилә»  әдәби бәйрәме үткәрелде

2019 елның 26 ноябрендә Татарстан Республикасы дәүләт бюджет мәдәният учреждениесе «Республика балалар китапханәсе» «Татар гаиләсе» Бөтенроссия иҗтимагый фонды белән берлектә «Китаплы гаилә – бәхетле гаилә»  әдәби бәйрәмен үткәрде. Бәйрәмгә Казан шәһәренең Яңа Савин районында яшәүче яшь татар гаиләләре килде.

Чараның максаты – гаилә кыйммәтләрен ныгыту һәм саклау, гаилә тәрбиясе һәм гаилә гореф-гадәтләрен, милли-мәдәни кыйммәтләрне үстерү, китапның иң зур байлык булуын төшендерү.

Кунакларга сәламләү сүзләре белән китапханә директоры Ирина Дамир кызы Мухаметгареева  һәм «Татар гаиләсе» Бөтенроссия иҗтимагый фонды директоры Гайфуллина Миләүшә Хафиз кызы мөрәҗәгать иттеләр.

М.Х.Гайфуллина «Татар гаиләсе» фондының эше, Фондның беренче рәисе булып танылган язучы, драматург Туфан Габдулла улы Миңнуллин, хәзерге вакытта – шагыйрь, журналист, җәмәгать эшлеклесе Роберт Мөгаллим улы Миңнуллин булуы турында сөйләде. Әниләрне узган Әниләр көне белән котлады, аларга багышлап шигырь укыды.

Чара барышында гаиләдә туган телдә китаплар укуның мөһимлеге ассызыклап билгеләп кителде, китапханәнең шушы юнәлештәге эше  турында сөйләнелде.

Туган якны өйрәнү һәм татар әдәбияты бүлеге хезмәткәрләре китапханәдәге татар балалар әдәбияты яңалыклары белән таныштырдылар; балалар, әти-әниләр белән бергәләшеп татар халык мәкальләрен, әйтемнәрен, табышмакларын искә төшерделәр;  Г.Тукайның «Туган тел»  шигыренә язылган җырны, татар балалар язучысы Резедә Вәлиеваның «Кояшлы яңгыр» исемле аудиокитап-әкиятен, Нурия Сәйярның «Әтәч менгән киртәгә» әкиятен тыңладылар. Балалар әниләрен бәйрәм белән котлап, шигырьләр сөйләделәр. Язучылар иҗатына багышланган викторинада әти-әниләр дә, балалар да бик теләп катнашты.

Директор урынбасары Гөлнар Харис кызы Иксанова барлык кунакларга кичәгә килүләренә рәхмәт әйтте. Республика балалар китапханәсенең китап фондының бик бай булуын билгеләп үтте, китапханәдә уздырылган чараларда катнашырга чакырды.

«Китаплы гаилә – бәхетле гаилә» чарасы тәмамлангач Республика балалар  китапханәсе  «Татар гаиләсе» Бөтенроссия иҗтимагый фондын үзенең 2020 елга эш планы проекты белән таныштырды. 2020 елга Татарстан Автоном Совет Социалистик Республикасы оешуга 100 еллыкны бәйрәм итү кысаларында Халыкара балалар китап укуы марафоны оештырылуы күздә тотылуын әйтте һәм «Татар гаиләсе» фондын шушы марафонда катнашырга чакырды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*