tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ижау театры – кабат Казанда!
Ижау театры – кабат Казанда!

Ижау театры – кабат Казанда!

21 ноябрьдә Казан шәһәрендә Шамил Закиров исемендәге “Идел-йорт” төбәкара театрлар фестивале башланды. Ул 3 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк. Фестивальне Чиләбе шәһәренең театр коллективы Таҗи Гыйззәт әсәре буенча куелган “Башмагым” спектакле белән башлап җибәрде. Ижау шәһәренең “Чулпан” үзешчән театрына Наил Гаетбаевның “Аты барның – дәрте бар” спектакле белән икенче булып чыгыш ясарга туры килде. Спектакльдә Муллаян Баһавиев, Илдус Хуҗин, Фазыл Майдуллин, Венера Гатауллина, Фәнзилә Салихова һәм Рәфилә Рәсүлева уйнады.

Елдан-ел фестивальның оештыру дәрәҗәсе арта. Быел исә Бөтендөнья татар конгрессының әлеге фестивальне оештыру да, алгы сафта булуы күңелгә сары май булып ятты. Һәрвакыт кайгыртып, шалтыратып торулары, чыгыш ясаганда да зур ярдәм күрсәтүләре өчен рәхмәт әйтәсем килә. Узган ел Бөтендөнья татар конгрессы хезмәткәре Алмаз Нургалиев җитәкчелегендә төбәкләрдәге театр режиссерлары өчен бик файдалы семинар оештырылды.

Фестивальнең жюри әгъзалары күренекле татар актеры, Галиәсгар Камал театры артисты, Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Әзһәр Шакиров, Галиәсгар Камал театры артисткасы, театрның музей мөдире, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстанның халык артисткасы Луара Шакирҗан, күренекле татар язучысы, драматург, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Рәдиф Сәгъди, Казан рус дәүләт яшь тамашачы театрының баш рәссамы, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Ленар Гыйльметдинов, Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәге хезмәткәрләре Рифат Миндубаев, Гали Габдрахмановлар иде. Жюри членнары “Чулпан” үзешчән театрының башка еллар белән чагыштырганда күпкә үсүен билгеләп үттеләр һәм үзләренең киңәшләрен бирделәр. Әзһәр ага Шакировның: “Сез – үз төбәгегездә телне, милләтне саклаучылар. Милләтебез өчен куйган хезмәтегезне дәвам итегез, яшьләрне, балаларны тартыгыз. Театр һәрвакыт телебез, милләтебез сагында торган”, – дигән сүзләре күңелгә уелып калды.

Спектакль – күп кешенең көче, аны уйнау өстенә мең мәшәкате бар. Фестивальгә баруны оештырган Удмуртия Республикасының милли-сәясәт министры Лариса Бурановага, Удмуртия Республикасының мәдәният, туризм министры Владимир Соловьевка, Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясе рәисе Рәмзия Габбасовага, спектакльдә уйнаган барлык артистларга, музыкаль, ут бизәлешен куярга ярдәм иткән Радик Галимовка, фотограф Шәфкать Ганиевка зур рәхмәтемне белдерәм.

Рәфилә Рәсүлева

yanarysh.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*