tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Ак калфак”лылар “Орчык өмәсе” ндә
“Ак калфак”лылар “Орчык өмәсе” ндә

“Ак калфак”лылар “Орчык өмәсе” ндә

24 ноябрь көнне Саба районы Килдебәк мәдәният йорты сәхнәсендә, җирле “Ак калфак” оешмасы көче белән, онытылып бара торган бәйрәмнәренең берсе “Орчык өмәсе” уздырылды.

“Орчык өмәсе” – әби-бабаларыбыздан калган мирас. Ул кара көз җитеп, җиргә кар төшкәч уздырыла. Бергәләп җыелгач, күмәк эш башлана: кемдер йон яза, кемдер эрли, кемдер йомгак чорный, кемдер бәйли. Эшне бүлешеп эшлиләр. Ә инде күңелсез булмасын өчен, болар барысы җыр-бию белән үрелеп бара. Эшләр тәмамлангач, хуҗа эшчеләрен тәмле ризыклар белән сыйлый торган булган.

Орчык өмәсендә төрледән-төрле уеннар уйналды: мәсәлән, “Башы телемдә, ахыры төендә” мәкаль әйтеш уены, “Орчык бөтерү” уены, “Йомгак биреш” уеннары. Шулай ук кемдер йон язды, кемдер эрләде, кемдер йомгак чорнады, кемдер бәйләде. Чарабызның максаты: бер-береңә кунакчыл булырга, олысына, кечесенә хөрмәт күрсәтергә өйрәтү; татар халкының милли бәйрәмнәрен искә төшереп китү; үткәненә ихтирам, кызыксыну уяту; татар халык уеннары аша туган телебезгә мәхәббәт хисе тәрбияләү иде.

Ләйсән Билалова, Саба районы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*