Сайтның яңа версиясе бар Иске версияне 2026 елның 1 сентябрьга кадәр кулланырга мөмкин. Яңа сайт (яңа вкладкада ачылачак)
Доступна новая версия сайта Старой версией можно пользоваться до 1 сентября Новый сайт (откроется в новой вкладке)
A new version of the website is available The old version can be used until September 1st New Website (will open in a new tab)
ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Сургутта “Татарча диктант”ка нәтиҗә ясадылар
Сургутта “Татарча диктант”ка нәтиҗә ясадылар

Сургутта “Татарча диктант”ка нәтиҗә ясадылар

27 ноябрь көнне, һәрвакыттагыча атнаның чәршәмбе көнендә, Сургут шәһәре татар милли мәдәни мохтарияте кичке утырышка җыелды. Утырышта эшләнгән эшләргә нәтиҗә ясалды һәм 1 декабрь көнне булып үтәчәк, безнең Сургут татарлары өчен истәлекле вакыйга, мәдәни чарага әзерлек турында тагын беркат фикер алышынды. Алдагы эшләнәсе эшләргә планнар корылды. Ә ахырда “Татарча диктант” Бөтендөнья белем бирү акциясен Сургут шәһәрендә оештыручыларга, диктант язучыларга рәхмәт хатлары тапшырылды.

Совет утырышына даими йөрүчеләргә, Совет әгъзаларына, бар эшен ташлап, татар халкы өчен җан атып торган дусларыбызга Сургут шәһәре татар милли-мәдәни мохтарияты исеменнән зур рәхмәтебезне белдерәбез! Киләчәктә дә бергә булыйк!

Дуслар! Сезнең өчен “Сандугач” җыр-бию ансамбле, Казан, Яр Чаллы, Когалым шәһәре йолдызлары бик матур концерт әзерләде! Сезне, 1 декабрь, 17:00 сәгатьтә,Театр СурГУ концертлар залында көтеп калабыз! Килегез!Шәп булачак!

Гөлчәчәк Фәтхулова

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*