tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Республика көнендә Казанда “Уйнагыз, гармуннар!” бәйрәме узды
Республика көнендә Казанда “Уйнагыз, гармуннар!” бәйрәме узды

Республика көнендә Казанда “Уйнагыз, гармуннар!” бәйрәме узды

Татарстан Республикасы көнен бәйрәм итү кысаларында 30 август Галиәсгар Камал исемендәге театр каршындагы мәйданда «Уйнагыз, гармуннар!» халык иҗаты республика бәйрәме булды. Бу фестиваль беренче тапкыр 1985 елда үткәрелгән иде. Бүген ул 37 тапкыр оештырыла.

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев  бәйрәмгә килгән кунакларга котлау сүзләре җиткерде:

-Бөтендөнья татар конгрессы исеменнән һәрбер килгән коллективка, һәрбер килгән шәхесебезгә зур рәхмәтебезне җиткерәбез. Әгәр дә Татарстан төрле җиргә сибелеп яшәгән татарларны берләштерә ала икән, бу инде зур эш һәм олы бәхет.

 «Уйнагыз, гармуннар!» халык иҗаты республика бәйрәмендә Татарстан Республикасыннан һәм Россиянең төрле төбәкләреннән җыелган 100 артык гармунчы  катнашты. Әлеге концертта “Түгәрәк уен” татар фольклоры фестивале лауреатлары, җыр һәм бию фольклор ансамбльләре, татар эстрадасы артистлары чыгыш ясады.

Бәйрәм Россия халыкларының мәдәни мирасы елы кысаларында уза һәм традицион рәвештә Татарстан Республикасы көнен бәйрәм иткән көндә оештырыла.Фестиваль Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Бөтендөнья татар конгрессы һәм Татарстан Республикасы мәдәният өлкәсендә инновацияләр кертү һәм гореф-гадәтләрне саклау ресурс үзәге тарафыннан үткәрелә.

 

 

 

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*