tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Римда «Италиядә татарлар» мәдәният Ассоциациясенең ун еллыгын билгеләп үтәчәкләр
Римда «Италиядә татарлар» мәдәният Ассоциациясенең ун еллыгын билгеләп үтәчәкләр

Римда «Италиядә татарлар» мәдәният Ассоциациясенең ун еллыгын билгеләп үтәчәкләр

Бүген 18:30 сәгатьтә Римның Россия мәдәният һәм фән үзәгендә «Италиядә татарлар» мәдәният Ассоциациясенең 10 еллыгына багышланган кичә узачак. Кичәнең оештыручылары – «Италиядә татарлар» мәдәният Ассоциациясе, Римдагы Рус йорты һәм «Башкортстан Италия» бердәмлеге фонды.

«Кичәдә Татарстан һәм Башкортстанның милли мәдәнияте тәкъдим ителәчәк. Чарага Россиянең Италиядәге Илчелеге хезмәткәрләре, Италия кунаклары, Италиядә яшәүче ватандашлар чакырылган», – дип хәбәр итте «Татар-информ»га оештыручылар.

Концерт программасында халыкара һәм бөтенроссия конкурслары лауреаты, Миландагы музыка академиясен тәмамлаган Рәфис Хөснетдинов (Италия), Башкорт дәүләт опера һәм балет театры солисты Рим Рәхимов (Уфа), Мәскәү шәһәренең Татар мәдәни үзәге солисты Рената Бадамшина (Мәскәү), татар шагыйрәсе Алия Солтан (Италия) чыгыш ясаячак.

Кичә кунаклары режиссер, документалист һәм фотограф Гөлназ Макиеваның «Со-творение. Рух» авторлык фотокүргәзмәсе, шулай ук Россиядә төшерелгән һәм милли сәнгатьнең борынгы традицияләрен саклау темасын чагылдырган Италия фотографлары эшләре белән таныша алачак. Кичәне алып баручы – Рәфис Хөснетдинов. Шулай ук милли тәм-томнарны татып карау да булачак, диелә хәбәрдә.

  • Римда Россия фән һәм мәдәният үзәге (Римда Рус йорты), Палаццо Сантакроче тарихи бинасында Италия башкаласы үзәгендә урнашкан (Пазолини далл» Онда). Рус мәдәниятен һәм рус телен популярлаштыру эшчәнлеген гамәлгә ашыра. 11 елдан артык Рус йорты Римда гуманитар өлкәдә ике яклы Россия-Италия элемтәләрен ныгытуга юнәлтелгән концертлар, конкурслар, фестивальләр, презентацияләр, күргәзмәләр, конференцияләр һәм башка чаралар үткәрә.
  • «Италиядә татарлар» мәдәният Ассоциациясе Римда 2013 елда оештырылган, Италиядә яшәүче ватандашларны берләштерә. Италиядә милли фестивальләр, концертлар, милли мәдәни чараларны тәкъдим итә.
  • «Башкортстан Италия» берлеге фонды 2010 елдан Уфада (Башкортстан Республикасы) гамәлдә, ә 2023 елдан Италиядә (Турин) гамәлдә. Россия һәм Италиядәге сәнгать күргәзмәләрен, документаль фильмнар төшерүне, төрле башка мәдәни проектларны оештыра.

Чыганак: tatar-inform

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*