tatruen
Баш бит / Яңалыклар / ВИДЕО: Көшкәтбаш авылының горурлыгы ул – “Галләм бабай” чишмәсе

ВИДЕО: Көшкәтбаш авылының горурлыгы ул – “Галләм бабай” чишмәсе

Көшкәтбаш авылының горурлыгы ул – “Галләм бабай” чишмәсе! Көшкәт елгасының сул як ярындагы тау астыннан агып чыга.Тауны төшеп, авылга кергәндә сул якта кала. Бу чишмә авылдагы иң борынгы, шул ук вакытта бүгенге көндә дә халык иң күп йөри торганны. Чишмәнең суы йомшак, тәмле, яз көне аның суы улакларына да сыймый. Чишмәне Галләм бабай карап, чистартып торган, исеме шуңа Галләм бабай чишмәсе. Чишмә суының химик составы: Нитриты(поNO2)-0,004 мг/дм3; нитраты(поNO3)-2,41мг/дм3/; фториды -0,41 мг/л; рН-7,28 единицы рН; аммиак(по азоту)- 0,07 мг/дм3; запах -0; хлориды -5,4 мг/дм3; общая минерализация (сухой остаток) – 428 мг/дм3; жесткость общая -5,9; марганец-0,05 мг/л; медь- 0,04 мг/л; сульфаты- 35 мг/дм3; железо- 0,035 мг/л; алюминий -0,05 мг/дм3; цветность- 8град; привкус-0; мутность-0,1 мг/дм3; полифосфаты- 0,03 мг/л.

Чишмә каршы алып, озатып торучы авылның кадерле ядкаре. Чит җирләргә киткән авылдашлар туган авылларына кайткач, шушы чишмә янына киләләр, яшьлекләрен искә алалар. Чишмәләр турында шигырьләр, җырлар туа. Сагынуларын, яратуларын бизәк итеп тукымага төшерәләр. Чишмәгә юл бервакытта да суынмаган. Өйләргә су кергән булса да, чиләк- көянтә белән сулар алып кайта авыл кешесе, чөнки суы тәмле чишмәнең, юшкыны да юк.

Галләм бабай чишмәсе – авыл тарихында якты юл. Шушында кичке уеннар, гармун тавышы яңгырап торган. Күпме яшьләр очрашкан, кавышкан, гаиләләр барлыкка килгән, саф суы белән күпме кешенең сусавын баскан. Чишмә – кадерле, изге урын, шуңа күрә кеше аны матурлаган, бизәгән, чигүле сөлгеләр элгәннәр. Яшь буынга чишмә су чыганакларына сакчыл мөнәсәбәт һәм мәхәббәт, экологик тәрбия бирү урыны да.

Чыганак: Балтач Үзәк китапханәсе

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*