tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Гаяз Исхакыйның тууына 145 ел тулу уңаеннан татар активисты Төркиядә йөгерешкә чыкты
Гаяз Исхакыйның тууына 145 ел тулу уңаеннан татар активисты Төркиядә йөгерешкә чыкты

Гаяз Исхакыйның тууына 145 ел тулу уңаеннан татар активисты Төркиядә йөгерешкә чыкты

Гаяз Исхакыйның тууына 145 ел тулу, Садри Максудиның 145 еллыгы, Төркиянең 100 еллыгы уңаеннан Төркиядә татар активисты марафон башлады. Ул 1 октябрьдә Анталиядә Ататөрек һәйкәле янында башланып китте. Марафонның инициаторы һәм бердәнбер катнашучысы – танылган җәмәгать эшлеклесе, журналист Наил Нәбиуллин.

Ул якынча 700 чакрым юл үтәргә ниятли, маршруты Бурдур, Испарта, Афьон һәм Искешәһәр аша узачак. Наил Нәбиуллин, көн саен 55-60 км йөгереп, марафонны 12 көндә тәмамларга өметләнә. Төркиядә яшәүче татарлар аны 12 көн дәвамында автомобильдә озата барачак.

«Төркиянең тау рельефы аркасында, дистанция техник яктан бик катлаулы, таулы урыннар күп һәм юлның беренче яртысы -даими күтәрелүләр һәм калкулыклар. Һәр 3 чакрым саен су, ә инде һәр 5-7 чакрым саен туклану нокталары оештырылачак, кирәк булганда медицина ярдәме күрсәтеләчәк», – дип ниятли Наил Нәбиуллин.

Аның планы буенча бер атна дигәндә ул борынгы татар авылы Османиягә кадәр барып җитәчәк. Аңа 19 гасыр азагында татар мөһәҗирләре нигез салган. Шушы татар авылында Нәбиуллин үз ватандашларына теләктәшлек белдерергә, аларны рухландырырга, шулай ук татар дөньясының игътибарын Османия авылына да җәлеп итәргә ниятли.

Татар активисты ультрамарафонны 12 октябрьдә Төркия башкаласында, Ататөрек мавзолее янында тәмамларга ниятли. Йөгерү тәмамланганнан соң, татар активистлары Гаяз Исхакый һәм Садри Максуди каберләрен зиярәт итәргә Истанбулга барачак.

«Марафоннар һәрвакыт җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итә, чөнки ул спорт чарасы гына түгел, ә иҗтимагый-сәяси чара да буларак кызыклы. Татар халкының бөек лидерларының юбилейларын билгеләп үткәндә, безне борчыган нәрсәләр турында да сөйләшергә тиешбез. Аерым алганда, татар теле турында», – дип билгеләп үтә Наил Нәбиуллин.

Чыганак: tatar-inform

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*