tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Россия Милли китапханәсе Ислам дине кабул ителүнең 1100 еллыгына күргәзмә әзерләгән
Россия Милли китапханәсе Ислам дине кабул ителүнең 1100 еллыгына күргәзмә әзерләгән

Россия Милли китапханәсе Ислам дине кабул ителүнең 1100 еллыгына күргәзмә әзерләгән

Россия Милли китапханәсе Идел буе Болгары халыклары тарафыннан Ислам дине кабул ителүнең 1100 еллыгына багышланган күргәзмә әзерләгән. Бу хакта Россия Милли китапханәсенең Милли әдәбият бүлеге мөдире Шушана Жабко, Касыйм шәһәрендә «Мөхлисә Буби исемендәге укулар» VI Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясендә чыгыш ясаганда әйтте.

Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуга багышланган күргәзмә кысаларында Идел буе Болгары һәм татар тарихы буенча сирәк китаплар коллекциясе тәкъдим ителә. Шушана Жабко тәкъдим ителәсе китапларның XIX гасыр азагы – XX гасыр башында басылганлыгын җиткерде.

«Бу – татар тарихы фәне формалаша торган вакыт, татар халкының фәнни тарихы булдырыла. Әлбәттә, татар халкы елъязмасына үз чорының иң зур тарихчылары да зур өлеш кертте: Шиһабетдин Мәрҗани, Хисаметдин Шәрәфетдин, Гайнетдин Әхмәров, Хөсәен Әмирханов һәм башкалар», – дип сөйләде китапханәнең Милли әдәбият бүлеге мөдире.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*