tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ульяновск шәһәренең ял паркында Сабантуй бәйрәме гөрләп үтте
Ульяновск шәһәренең ял паркында Сабантуй бәйрәме гөрләп үтте

Ульяновск шәһәренең ял паркында Сабантуй бәйрәме гөрләп үтте

Киндяковкада быел инде унөченче тапкыр узган халкыбызның хезмәт һәм җыр тантанасы 118 нче балалар бакчасы нәниләре чыгышы белән башланып китте. Капка төбәндә шәрәфле кунакларны милли киемле чибәр егет һәм сылу кыз чәкчәк белән елмаеп каршы алдылар.

Мәйдан тутырып килгән милләттәшләребезне беренче булып шәһәр Думасы депутаты, Тимерьюл районы татар автономиясе рәисе Рамил Абитов сәламләде. Ул милли бәйрәмне оештыруда ярдәм күрсәткән спонсорларга, үзешчән сәнгать осталарына рәхмәт сүзләрен юллады.

Аннары Ульяновск шәһәре башлыгы Дмитрий Вавилин тәбрикләү сүзләрен ирештерде.

“Сабантуйны, һич тә икеләнмичә, милләтара бәйрәм дип атарга мөмкин. Аны башка милләт вәкилләре дә яратып, үз итеп өлгерделәр. Бүгенге бәйрәмдә бик күп ульяновскиларның гаиләләре белән катнашуы, шәһәребез кунакларының рәхәтләнеп күңел ачып ял итүе әнә шул хакта сөйли”,- диде шәһәр башлыгы.

Тимерьюл район хакимияте башлыгы Алексей Онищенко, иҗат коллективларын туплап, спонсорлар табып, кунаклар чакырып, ел саен Сабантуй бәйрәмен зурдан кубып үткәрүе өчен район татар автономиясе рәисе Рамил Абитовка рәхмәт белдерде. Безнең татар автономиясе – иң актив эшләүче иҗтимагый оешмаларның берсе, диде ул. Ульяновск шәһәр Думасы рәисе Илья Ножечкин Сабантуй бәйрәменең халыкны берләштерү көченә ия булуы, милли мәдәниятне үстерүгә зур өлеш кертүе турында сөйләде. Бүген паркта татар рухы, милли мохит хөкем сөрә, бу халыкның кәефен күтәрә, диде дума җитәкчесе. Россия Дәүләт Думасы депутаты Сергей Морозов татар халкының бердәм һәм эшчән, татар гаиләләренең тәртипле һәм тәрбияле булып, үрнәк күрсәтүләренә соклануын белдерде.

Ә Сембер-Ульяновск шәһәренең 2 нче Җәмигъ мәчете имам-хатыйбы Рәсүл хәзрәт Фаткуллов Коръәни-Кәримнән сүрә укыды һәм дөньяларның тыныч булуын теләп дога кылдырды.

Өлкә татар автономиясе рәисе Рамис Сафин барча халыкны 17-18 июньдә Ульяновскида дүртенче тапкыр узачак федераль Сабан туена чакырды. Быел яраткан, зарыгып көтеп алган, татар халкының брендына әйләнгән бәйрәмебез 28 илдә, Россиянең 78 төбәгендә үтәчәк, диде ул.

Милли бәйрәмдә, һәрвакыттагыча, үрнәк татар гаиләләрен хөрмәтләделәр. “Ел гаиләсе” өлкә конкурсында җиңү бәхетенә ирешкән күп балалы Рәмис белән Инна Фахрутдиновлар гаиләсе исеменә рәхмәт сүзләре яңгырады. Шунысы аеруча игътибарга лаек: аларның дүрт уллары да 118 нче балалар бакчасына йөри. Ринат һәм Гүзәл Салимзяновларның күптән түгел генә кызлары Камилла дөньяга аваз салган. Районның ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре бәхетле әти-әнигә бала туу турында рәсми документны тапшырды. Сабантуй сәхнәсендә яңа татар гаиләсе барлыкка килде – Линар белән Эльвира Ахметшиннар тантаналы рәвештә алтын балдаклар белән алмаштылар. Чардаклы районында гаилә корып җибәргән Ринат белән Әлфия Мухаметшиннар менә 50 ел инде дус-тату, үрнәк булып гомер итәләр. Алтын туйлары белән котлап, бәхетле парга истәлекле бүләк тапшырылды.

Бәйрәмне оештыручылар халык сәламәтлеге сагында торучыларны һәм милли мәдәният үсешенә зур өлеш кертүчеләрне дә олыладылар. Өлкә кардиодиспансерының врач-анестизиологы Юсуб Абдюков һәм “Нур” татар халык театры артистлары Мәүлетдин Тазетдинов белән Әнвәр Шайхутдинов Рәхмәт хатлары алу бәхетенә иреште.

Танылган сәхнә осталары Нурзилә белән Мәүлет Шарафетдинов “Уйнагыз, гармуннар” мәйданчыгын бик күңелле итеп оештырдылар. Шулай ук милли уеннар – көянтә белән су ташу, кашыкка йомырка куеп узышу, капчык киеп йөгерү, капчык белән сугышу бәйгеләре халыкны җилкендереп җибәрде.

Татарча көрәш бәйгесендә барлыгы ике дистәгә якын пәһлеван катнашты. Аларның осталыгын шәһәребезнең танылган хөкемдары – Россиянең атказанган спорт мастеры, дөнья чемпионы Минсәет Тазетдинов һәм шулай ук Ульяновск өлкәсенең спорт көрәше федерациясе җитәкчесе Марат Хисамов бәяләде. Мәйдан батыры исеменә Чардаклы районы Үрән авылы көрәшчесе Айрат Замалетдинов лаек табылды. Балалар спорты үсешенә зур өлеш керткән һәм Сабантуйларга спонсорлык ярдәме күрсәткән Рәмис Садеев, районда беренче Сабантуй бәйрәмнәрен оештырырга булышкан Мөнир Абитов һәм шактый вакыт милли көрәшнең спонсоры булган Рамил Зартдиновның якты истәлегенә быел да кыйммәтле призлар булдырылган иде. Аларны төрле үлчәү категориясендә җиңүчеләргә тапшырдылар.

Бәйрәмнең концерт программасында “Нур” халык театры артистлары, “Туган як” ансамбле җырчылары, “Булгар” балалар ансамбле һәм 118 нче балалар бакчасы нәниләре катнашты. Концертны Сембер татар сәхнәсе йолдызы Алсу Туктарова алып барды.

Рузия Хәлимова

emet73.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*