tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Россиянең Азия өлеше мөселманнары Диния нәзарәтенә Коръән һәм “Кәлам Шәриф. Мәгънәви тәрҗемә” басмаларын җибәрелде
Россиянең Азия өлеше мөселманнары Диния нәзарәтенә Коръән һәм “Кәлам Шәриф. Мәгънәви тәрҗемә” басмаларын җибәрелде

Россиянең Азия өлеше мөселманнары Диния нәзарәтенә Коръән һәм “Кәлам Шәриф. Мәгънәви тәрҗемә” басмаларын җибәрелде

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте Россиянең Азия өлеше мөселманнары Диния нәзарәте белән хезмәттәшлек алып бару кысаларында, мөфти шәех Нәфигулла хәзрәт Ашировның үтенече буенча Урал, Көнбатыш һәм Көнчыгыш Себер мөселманнарына китаплар җибәрде. 500 данә Коръән китабын һәм 1000 данә “Кәлам Шәриф. Мәгънәви тәрҗемә” басмасын мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин боерыгы белән Татарстан мөфтиятенең “Хозур” нәшрият йорты Россиянең Азия өлеше мөселманнары Диния нәзарәтенә тапшырды.

Нәфигулла хәзрәт Аширов үзенең мөрәҗәгатендә илебезнең Азия өлеше мөселманнары Диния Нәзарәте мәхәлләләре Камил хәзрәткә моңа кадәр җибәрелгән китаплар өчен рәхмәтләрен белдерәләр, дип хәбәр итте. Мәгълүм булганча, 2020 елның декабрендә Омск шәһәрендә Татарстан мөфтияте әзерләп бастырган “Кәлам Шәриф. Мәгънәви тәрҗемә” басмасының презентациясе үткәрелде, әлеге чарада 1000 данә китап Россиянең Азия өлеше мөселманнары Диния нәзарәте карамагындагы мөселман берләшмәләренә тапшырылды.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*