tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Яшь йөрәкләр» бәйгесенә гаризалар кабул ителә башлады
«Яшь йөрәкләр» бәйгесенә  гаризалар кабул ителә башлады

«Яшь йөрәкләр» бәйгесенә гаризалар кабул ителә башлады

«Яшь йөрәкләр» бәйгесендә катнашырга теләгән үзешчән җыр авторларыннан гаризалар кабул ителә башлады. Бәйгегә җибәрелгән җырларның авторлык хокукларын оештыручылар үзләренә алмаячак.

«Авторлык хокуклары безгә кирәкми. Бәйгедә җиңгән җырларны без алга таба җырчыларга тәкъдим итәчәкбез. Ошатсалар, җырның авторы белән таныштырабыз. Алга таба алар үзләре хезмәттәшлек итә башлый. Фестивальдән соң авторларның җырларын алган җырчылар булды», — диде продюсер Җәүдәт Гыйльманов «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Җәүдәт Гыйльманов әйтүенчә, эшләр һәвәскәр композитор һәм шагыйрьләрдән кабул ителә. «Көй әзер текстка яки киресенчә әзер көйгә шигырь язылган булырга тиеш. Әйтик, Фирзәр Мортазин, Айдар Тимербаев кебекләрне түгел, ә киң аудиториягә танылмаган үзешчәннәрне чакырабыз. Кабул ителгән җырларны танылган автор-башкаручылар бәялиячәк», — диде ул.

Продюсер фестивальнең онлайн узачагын әйтте. Гаризалар 1 сентябрьгә кадәр кабул ителә. Эшләрне «Яшь йөрәкләр» сайтына җибәрү сорала. Жюри әгъзаларының җырларны сайлап алуы, бәяләүләре онлайн трансляциядә барачак. Җырларны сайлап алуда халык та катнашачак — интернетта онлайн тавыш биреп булачак. 10-15 авторны сайлап алу ниятләнә. Сайлап алынган авторлар — җиңүче булып санала һәм гала-концертка чакырыла.

«Җиңүчеләргә диплом, „Яшь йөрәкләр“ сынын бүләк итәчәкбез һәм аранжировка ясату яки яздыру мөмкинлеген бирәбез», — диде Җәүдәт Гыйльманов.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*