tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Рөстәм Миңнеханов 2021 елның 11 октябрен матәм көне дип игълан итү турындагы Указны имзалады
Рөстәм Миңнеханов 2021 елның 11 октябрен матәм көне дип игълан итү турындагы Указны имзалады

Рөстәм Миңнеханов 2021 елның 11 октябрен матәм көне дип игълан итү турындагы Указны имзалады

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов 2021 елның 11 октябрен Минзәлә муниципаль районында булган авиация һәлакәтенә бәйле рәвештә матәм көне дип игълан итү турындагы Указны имзалады.

“2021 елның 10 октябрендә Татарстан Республикасы Минзәлә районында булган авиация һәлакәтендә кешеләрнең фаҗигале үлеме белән бәйле рәвештә, һәлак булучылар һәм аларның туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклашып, карар бирәм:

2021 елның 11 октябрен Татарстан Республикасында матәм көне дип игълан итәргә.

Матәм көнендә Татарстан Республикасының бөтен территориясендә Татарстан Республикасы дәүләт флагларын төшерергә.

Телерадиокомпанияләргә һәм мәдәният оешмаларына матәм көнендә күңел ачу тапшыруларын һәм чараларын гамәлдән чыгарырга тәкъдим итәргә.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетына авиация һәлакәтендә һәлак булганнарның гаиләләренә һәм зыян күрүчеләргә ярдәм күрсәтү буенча тәкъдимнәр әзерләргә.

Әлеге Указ аңа кул куелган көннән үз көченә керә”, – диелә Указ текстында.

president.tatarstan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*