tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Сәламәт тормыш рәвешен алып баручылар
Сәламәт тормыш рәвешен алып баручылар

Сәламәт тормыш рәвешен алып баручылар

Бодибилдинг, фитнес һәм башка төр спорт юнәлешендә үзләрен таныткан спортчыларның Төмән өлкәсе төбәкара чемпионаты Тубылда узды. Корыч мускуллы һәм идеаль пропорцияле спортчылар илебезнең җиде регионнарыннан килеп сәхнәдән үзләренең осталыкларын күрсәттеләр. Нинди генә спорт юнәлешен алма, югарылыкка ирешү өчен күп көч, тырышлык кую кирәк. Тубыллылар арасында күпчелек сертификатлар алучылар арасында Арангуловлар гаиләсе булды. Хөсәеннең улы 11 яшендәге Алан катнашып, рекордын яңартып бу юлы 24 килограммлык герне 30 секундта бер кул белән күтәреп, иң күп борылышлар эшли һәм 17 тапкыр кабатлый. Алан бу тантаналы чарада Россиянең көч экстримы Федерациясе Президентының Россия рекордын кую турында Сертификат белән бүләкләнде. 380 битле календарьны 4 тигез өлешкә ике кул белән 29 секунда бүлә алган Хөсәен Арангулов Россия, Дөнья рекордчысы Сертификатына лаеклы булды.

Аларга бу бүләкне танылган Россия батыры, көч экстримы буенча дөнья вице-чемпионы, авыр атлетика, Россия Федерациясе пауэрлифтинг буенча һәм Россия көч экстримы Федерациясенең попечительләр советы рәисе Михаил Кокляев тапшырды. Тубыл спортчылары, афәриннәр! Әлеге истәлекле вакыйганы караучылар да, якташлары да җиңү Сертификатларын алулары белән Арангулов Хөсәенне һәм Аланны кайнар котладылар. Сәхнәдән тамашачылар арасында булган Хөсәеннең әнисе, Аланның әбисе Зәкинә Арангулова турында күп җылы сүзләр яңгырады. Хөсәен: “Без сәламәт тормыш рәвешен алып бару өчен. Сәламәт тәндә–сәламәт акыл да. Спорт–ул гади эш түгел, уңышларга ирешкәннән соң да ял итәргә мөмкин түгел. Ул бездән максатчанлык таләп итә торган тормыш стилебез. Безнең гаилә сәламәт яшәү рәвеше яклы”,–ди.

Тренировклар, дөрес тукланып, көндә сәгатьләр буе күнегүләр эшләп, спорт белән шөгыльләнеп үткәрүчеләрнең тормышлары җиңелләрдән түгел. Аларның максатчанлыгы күпләргә үрнәк булып тора. Тубыл шәһәрендә узган чемпионатлар, төрле спорт ярышлары, шәһәрдә узган бодибилдинг, фитнес һәм башка төр спорт юнәлеше чемпионаты популярлыгы, якташларыбызның җиңүчеләр арасында беренчеләр рәтендә булганнары, яшьләрнең спорт белән шөгыльләнүләре, уңышларга ирешүләре уңай, шатлыклы, матур күренеш булды.

Римма Умитбаева.

Тубыл.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*