tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Рөстәм Миңнеханов: Без бергә авырлыкларны җиңәбез!
Рөстәм Миңнеханов: Без бергә авырлыкларны җиңәбез!

Рөстәм Миңнеханов: Без бергә авырлыкларны җиңәбез!

2023 елның 27-28 ноябрендә Бөтендөнья татар конгрессы Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы белән берлектә XVI «Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре» форумын үткәрә. Бүген форумның пленар утырышы узды. Пленар утырыш эшендә Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты.

-Һәрбер безнең очрашу – ул бер тарих. Сезнең һәммәгез дә тормышта нәрсәдер булдырган, нәрсәдер күргән һәм кемгәдер нәрсәдер күрсәтерлек милләттәшләребез.  Без, әлбәттә, сезнең белән горурланабыз, сездән күп әйбер өйрәнәбез. Шул ук чакта Татарстанда эшләнгән эшләрне дә күрсәтергә тырышабыз. Йолдыз авылы белән булган чара безнең бердәмлекне күрсәтте. Авырлыклар килеп чыкканда да без бергә,бер беребезнең кулыбыздан тотып, ярдәм күрсәтеп, авырлыкларны җиңәбез. Бүген хәрби операция бара. Илебез өчен кирәк ярдәмне, көчтән килгәнен сез күрсәтәсез. Моның өчен дә сезгә зур рәхмәт!, – диде Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан Республикасы Рәисе Курган өлкәсенең Йолдыз (Эчкен) авылы укучыларына чаңгы бүләк итте. Шулай ук Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Дәүләт бүләкләрен тапшырды.

“Дуслык” ордены белән “Кургансемена” АҖ генераль директоры Марат Исламов,  “Березовский рудник” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте генераль директоры Фәрит Нәбиуллин, Санкт-Петербург шәһәренең татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Рәис Яркәев бүләкләнде. “Фидакарь хезмәт өчен” медале белән Төмән өлкәсе “Баракат-Благо” хәйрия фонды идарәсе рәисе Ринат Насыйров һәм Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров бүләкләнде.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*