tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Тамир Әлимбаев: “Инвестиция программалары кысаларында бизнеска шундый ярдәм беренче тапкыр Татарстанда күрдем”
Тамир Әлимбаев: “Инвестиция программалары кысаларында бизнеска шундый ярдәм беренче тапкыр Татарстанда күрдем”

Тамир Әлимбаев: “Инвестиция программалары кысаларында бизнеска шундый ярдәм беренче тапкыр Татарстанда күрдем”

2023 елның 27-28 ноябрендә Бөтендөнья татар конгрессы Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы белән берлектә XVI «Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре» форумын үткәрә. Бүген форумның пленар утырышы уза. Биредә эшмәкәр, «Иртыш» өлкә татар милли-мәдәни үзәге рәисе, “Ибирь” татар милли-мәдәни автономиясе Советы Рәисе Тамир Әлимбаев чыгыш ясады.

Ул утырышта катнашучыларга «Семиреченская база снабжения» ААҖ һәм «АРТ» ҖЧҖ предприятиеләренең инвестиция эшчәнлеге турында кыскача мәгълүмат бирде.

-2021 елның июнендә “Семиреченская база снабжения” ачык акционерлык җәмгыяте базасында Татарстан Республикасы Югары Ослан муниципаль районында РОСТСЕЛЬМАШ дилерлык үзәген ачуның инвестицион проекты уңышлы тормышка ашырылды.Бизнесны алга таба үстерү максатыннан «Семиреченская база снабжения» ААҖ Татарстан Республикасы территориясендә теркәлгән җаваплылыгы чикләнгән «АРТ» җәмгыятен оештырды. Оешма 2022 елдан брендлы авыл хуҗалыгы техникасын җиткерү белән шөгыльләнә. 2022 елда ” АРТ ” ҖЧҖ кереме 1,6 миллиард сум тәшкил итте.

Тамир Әлимбаев билгеләр үткәнчә, ул Себер һәм Урал төбәкләрендә дәүләтнең күп кенә субъектлары белән эшли, әмма инвестиция программалары кысаларында бизнеска шундый ярдәм  беренче тапкыр Татарстанда күргән.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*