Сайтның яңа версиясе бар Иске версияне 2026 елның 1 сентябрьга кадәр кулланырга мөмкин. Яңа сайт (яңа вкладкада ачылачак)
Доступна новая версия сайта Старой версией можно пользоваться до 1 сентября Новый сайт (откроется в новой вкладке)
A new version of the website is available The old version can be used until September 1st New Website (will open in a new tab)
ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Фәхретдин Канюкаев: “Без беркайчан да үзебезнең милләттәшләребезне, ватандашларыбызны ташламыйбыз”
Фәхретдин Канюкаев: “Без беркайчан да үзебезнең милләттәшләребезне, ватандашларыбызны ташламыйбыз”

Фәхретдин Канюкаев: “Без беркайчан да үзебезнең милләттәшләребезне, ватандашларыбызны ташламыйбыз”

Бүген  XVI «Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре» форумының пленар утырышы уза. Биредә эшмәкәр, Самара өлкәсенең “Дуслык” төбәк иҗади-иҗтимагый җәмгыяте президенты  Фәхретдин Канюкаев чыгыш ясады.

-Самараның “Дуслык” иҗтимагый оешмасы өлкәбездәге татарлар арасында телебезне һәм мәдәниятебезне саклау, үстерү буенча милли чаралар гына уздырып калмый. Без даими рәвештә үзебезнең якташларыбызга, шулай ук кулына корал тотып, махсус хәрби операциядә неофашизмга каршы көрәштә Россия суверенитетын саклаучы егетләребезгә дә төрле ярдәм күрсәтәбез. Без беркайчан да үзебезнең милләттәшләребезне, ватандашларыбызны ташламыйбыз. – диде ул

Фәхретдин Канюкаев Самара Сабан туенда да махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итү буенча мәйдан булдырылганын сөйләде. Анда теләгән һәркем хәрбиләргә хатлар язган, балалар рәсемнәр ясаган. Алар барсы да солдатларга җибәрелгән.

-Самара өлкәсендә губернатор каршында милләтара мөнәсәбәтләр буенча Совет эшли. Мин аның әгъзасы. Совет Самара өлкәсендә килеп чыккан милләтара һәм конфессияара негатив мәсьәләләрне хәл итү, булдырмый калу кебек юнәлештә эш алып барыла. Һәм иң беренче чиратта, Совет татарларга таянып эшли, чөнки татар милләте үзенә туплый ала.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*