tatruen
Баш бит / Яңалыклар / XVI «Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре» форумының пленар утырышы башланды
XVI «Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре» форумының пленар утырышы башланды

XVI «Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре» форумының пленар утырышы башланды

2023 елның 27-28 ноябрендә Бөтендөнья татар конгрессы Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы белән берлектә XVI «Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре» форумын үткәрә. Бүген форумның пленар утырышы уза. Пленар утырыш эшендә Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнаша. Утырыш алдыннан Рөстәм Миңнеханов Йолдыз (Эчкен) авылына багышланган фотокүргәзмә белән танышты.

Утырышны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Габтелгаяз улы Шәйхразыев алып бара.

– «Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре» форумы елдан-ел камилләшә бара, аның форматы, эчтәлеге, ысуллары бүгенге көн таләпләренә тәңгәл килә. Максатларның берсе – татар эшмәкәрләрен Казанга җыеп, бер-берсе белән таныштырып эшләргә һәм югары дәрәҗәләргә үрелү. Сез һәрберегез үз өлкәләрегездә, илләрегездә яшисез, анда татар оешмалары бар. Әгәр сез ул оешмаларга ярдәм итә алсагыз, без сезгә рәхмәтле булабыз. Татарстан җирлегендә үз эшегезне алып барырга теләсәгез, без һәрвакыт хезмәттәшлеккә әзер һәм ачык. Татарстанда сезне көтеп торабыз!, – диде Васил Шәйхразыев.

Бүгенге утырышта Россия Федерациясенең 40тан артык төбәгеннән, якын һәм ерак чит илләрдән 350гә якын татар эшмәкәрләре катнаша.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*