tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Рөстәм Миңнеханов «Казан» агросәнәгать паркында хәләл-ярминкә ачу тантанасында катнашты
Рөстәм Миңнеханов «Казан» агросәнәгать паркында хәләл-ярминкә ачу тантанасында катнашты

Рөстәм Миңнеханов «Казан» агросәнәгать паркында хәләл-ярминкә ачу тантанасында катнашты

Бүген «Казан» агросәнәгать паркында Russia HALAL market хәләл азык-төлек күргәзмәсе ачылды. Экспозиция белән Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Малайзия Ислам үсеше департаменты генераль директоры урынбасары Сираҗетдин Сухаими, Казан мэры Илсур Метшин һәм ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин таныштылар.

Күргәзмә «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» XIV халыкара икътисади форумы кысаларында оештырылды. Быел форум беренче тапкыр федераль форматта узачак.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, бүген Россиядә 20 миллионнан артык мөселман яши. Икътисадның барлык өлкәләрендә диярлек хәләл-индустрия актив үсеш ала: азык-төлек товарлары һәм сәнәгать продукциясен җитештерүдә, медицина, туризм, мәгариф, финанслар һәм инвестицияләрдә.

Республика Рәисенең билгеләп үткәнчә, Татарстанда гына да хәләл стандарты буенча 100 дән артык азык-төлек товарлары җитештерүче санала. Бу товарлар якын һәм ерак чит илләргә актив экспортлана.

“Әлеге өлкәне популярлаштыруның төп инструментларының берсе – ел саен республикада үткәрелүче KazanForum һәм Russia Halal Expo күргәзмәсе. Алар индустриядә катнашучыларга бөтен дөньядан сәүдә-икътисади элемтәләрне җайга салырга һәм уңышлы үстерергә мөмкинлек бирә”, – диде Рөстәм Миңнеханов.

Ул ассызыклаганча, кулланучылар өчен продукцияне сатып алу уңайлылыгын арттыру максатыннан, быел беренче тапкыр «Казан» агросәнәгать паркы территориясендә ярминкәне ачу турында карар кабул ителде. “Минем фикеремчә, бу бик уңышлы карар. Биредә катнашучылар стандартлар буенча җитештерелә торган хәләл ит, сөт һәм яшелчә продукциясен, кондитерлык эшләнмәләрен, шулай ук кием һәм сувенирларны күрсәтә һәм сата алачак. Шунысы куанычлы, җирле җитештерүчеләрдән тыш, безнең чит ил партнерларыбыз да биредә”, – дип өстәде Рөстәм Миңнеханов һәм ярминкәдә катнашучыларга уңышлы эш теләде.

Малайзиянең Ислам үсеше департаменты генераль директоры урынбасары хәләл-индустриянең Россиядәге һәм, аерым алганда, Татарстандагы потенциалын югары бәяләде.”Без бу өлкәдә үз тәҗрибәбез белән уртаклашырга шат булачакбыз һәм бу Россиядә хәләл үсеше файдасына барыр дип өметләнәбез”, – диде Сираҗетдин Сухаими.

Russia Halal market – халыкара хәләл индустрия ярминкәсе, анда 100 иң эре җитештерүче катнаша. Ярминкәдә Татарстан җитештерүчеләре, шулай ук Иран, Сенегал һәм Төркия кунаклары катнаша. Күргәзмә 21 майга кадәр эшли.

Чыганак: rais.tatarstan

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*