tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Таҗикстанның Дүшәнбе шәһәрендә Татар мәдәнияте көннәре уза
Таҗикстанның Дүшәнбе шәһәрендә Татар мәдәнияте көннәре уза

Таҗикстанның Дүшәнбе шәһәрендә Татар мәдәнияте көннәре уза

16 һәм 17 майда Дүшәнбе шәһәрендә Бәйсез дәүләтләр берлеге, чит илләрдә яшәүче ватандашлар эшләре һәм халыкара гуманитар хезмәттәшлек буенча федераль агентлыкның (Россотрудничество) Таҗикстандагы вәкиллегендә Татар мәдәнияте көннәре уза. Бу хакта «Татар – информ» журналистына Россотрудничествоның Таҗикстанда вәкиллегенең матбугат хезмәте хәбәр итте.

Татар-башкорт оешмасы вәкилләре, шулай ук күпмилләтле Россия мәдәнияте белән кызыксынучылар өчен Бөтендөнья татар конгрессының Казаннан килгән белгечләре вокал, бию, халык-гамәли сәнгать буенча мастер-класслар уздыра. Моннан тыш, «Татар халык мозаикасы» фотоэкспозициясе дә тәкъдим ителә.

«Казаннан килгән кунакларыбыз – ул күзгә күренми, шул ук вакытта халыкларыбыз арасында сизелә торган дуслык һәм хезмәттәшлек бәйләнешләренең чагылышы. Багланышларыбызны һәм уртак истәлекләребезне саклап калу өчен рәхмәт», – дип билгеләп үтте Россия Федерациясенең Таҗикстандагы Илчелегенең киңәшче-илчесе Шамил Шәмсетдинов, Россия белән Таҗикстанның Татар мәдәнияте көннәре ачылышында стратегик партнерлык турында сөйләгәндә.

Шулай ук ул халык дипломатиясенең мөһим роле, шул исәптән артистлар, галимнәр һәм укытучылар арасындагы мөнәсәбәтләрне үстерүгә дә өлеш кертүе турында әйтте.

Үз чиратында Россотрудничество вәкиллеге җитәкчесе Иван Иванов журналистларга сөйләгәнчә, Казаннан килгән мәдәни миссия татар халкының бай традицияләрен күрсәтү генә түгел, милли мәдәниятләрне һәм гореф-гадәтләрне яшь буынга тапшыру максатын үз эченә ала, шул исәптән мастер-класслар ярдәмендә дә.

«Мондый чаралар мәдәниятләрне үзара баета. Җавап итеп без Казан кунаклары өчен таҗикларның казан-кабоб ризыгын әзерләдек», – дип сөйләде Иван Иванов.

Руслан Габитов халык уен кораллары (курай, сорнай, домра, кубыз) тарихы һәм аларның төрләре турында сөйләде, аларда татар һәм рус көйләрен уйнап күрсәтте. Хореограф Алия Мөхәммәтгалиева кунакларны татар халык биюенең төп элементларына өйрәтте, ә филолог Зәлия Брусько дастаннар темасына лекция белән чыгыш ясады.

Шеф-повар Альбина Фәсхиева легендар пәрәмәч, кыстыбый һәм чәкчәк серләрен ачты. Шул ук вакытта Рус йортының аш бүлмәсендә һәр хуҗабикә гаиләләрендә саклана торган татар халык ашлары рецептлары белән уртаклашты.

Чыганак: tatar-inform

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*