tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Рөстәм Миңнеханов Ташкентның Аксакаллар шурасы рәисе Рим Гыйниятуллин белән очрашты
Рөстәм Миңнеханов Ташкентның Аксакаллар шурасы рәисе Рим Гыйниятуллин белән очрашты

Рөстәм Миңнеханов Ташкентның Аксакаллар шурасы рәисе Рим Гыйниятуллин белән очрашты

Ташкентның татар мәдәни үзәгенең Аксакаллар шурасы рәисе Рим Гыйниятуллин Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановка Үзбәкстандагы татарлар турында сөйләде.

«Очрашуда Рим Гыйниятуллин Татар мәдәни үзәгенең эшчәнлеге, планлаштырылган чаралар турында сөйләде, шулай ук Үзбәкстан татарларыннан зур сәлам тапшырды. Рөстәм Миңнеханов очрашу хөрмәтенә аксакалга күннән тышланган Коръән һәм тәсбих бүләк иткән», – дип хәбәр итә Ташкентның татар мәдәни үзәгенең матбугат хезмәте.

Рөстәм Миңнеханов Үзбәкстандагы барлык татарларга, татар халкын саклап калудагы эшчәнлек өчен рәхмәт белдергән. «Татарстанда Үзбәкстандагы ватандашларыбызны искә алып торабыз. Үзбәкстанда барлык мәдәни үзәкләргә мөмкин булганча ярдәм күрсәтергә әзербез», – дип сөйләгән ул.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*