tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Кырынкүлдә балалар Сабан туе
Кырынкүлдә балалар Сабан туе

Кырынкүлдә балалар Сабан туе

16 июль көнне Төмән шәһәренең Кырынкүл авылы янындагы Чик сакчылары паркында балалар Сабан туе үтте. Аны Төмән шәһәре татар милли-мәдәни автономиясе, «Төмән өлкәсенең чик сакчылары ветераннары» иҗтимагый оешмасы, 52 нче урта мәктәбе, өлкә татар иҗтимагый оешмалары координацион советы, «Бәрәкәт» өлкә хәйрия фонды, шәһәр татар мәдәният үзәге оештырдылар.

Көн дә шундый матур булды: үтә эссе дә түгел, яңгыр да яумады. Әйтерсең, табигать үзе фатиха биргән бәйрәм уздырырга. Сабантуй бәйрәмен оста итеп Гөлфия Бикмуллина алып барды. Ачылу тантанасында сәхнәдән җыелган халыкны Төмән шәһәре татар милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе Илгиз Шәрипов, Сабантуйның хөрмәтле кунаклары – Төмән нейрохирургия федерал үзәге җитәкчесе, РФнең атказанган табибы, Төмән шәһәре һәм өлкәнең Мактаулы гражданины Альберт Суфианов, өлкә татар иҗтимагый оешмалары координацион советы рәисе Ринат Насыйров, «Себер татар» шәһәр милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе Динар Абукин сәламләп, бәйрәм белән котладылар.

Аннары бәйрәмнең төп өлеше – җыр-биюләр, кызыклы уеннар, спорт ярышлары башланды. Балалар бик актив булдылар. Берәүләр чүлмәк вату, таяк, аркан тарту, колгага менү, бүләк кисү, кашыкка йомырка салып, капчык киеп йөгерү кебек ярышларда катнашсалар, махсус булдырылган мәйданда егетләр көрәштеләр. Биредә тамашачылар саны аеруча күп булды.

Шулай ук «Мин татарча сөйләшәм» тукталышында да халык өзелмәде. Аны «Этнос» балаларга белем бирү үзәгенең татар теле укытучысы Наисә Гайнельянова алып барды. Ул балаларның татар мәкальләрен, табышмакларын белүләрен тикшереп, викториналар үткәрде. Кайберәүләр шигырь сөйәп, җырлар башкардылар. Монда балалар гына түгел, әти-әниләр, әби-бабайлар да туган телебезне белүләрен тикшереп карадылар. Мәсәлән, Ринат Насыйров Г.Тукайның «Туган тел», ә Илгиз Шәрипов Һади Такташның «Мокамай» шигырен сәнгатьле итеп сөйләделәр. Катнашучылар махсус әзерләнгән сувенирлар белән бүләкләнделәр. Балалар өчен чик сакчылары коралларыннан күргәзмә оештырганнар. Биредә Наил Айнуллин белән Әсхәт Нәбиуллин укучыларны ул кораллар белән таныштырып, кулга алып, тотып карарга, фотога төшәргә мөмкинлек бирделәр. Шулай ук чик сакчылары кыр кухнясы булдырып, Сабантуй кунакларын солдат боткасы, тәмле пылау һәм чәй белән сайладылар. Ә сәхнәдә Төмән шәһәр татар мәдәният үзәге артистлары, 52 мәктәпнең сәләтле укучылары тамашачыларны матур җырлары, дәртле биюләре белән сөендерделәр.

Шул ук вакытта ярышларда җиңүчеләрне билгеләп, сәхнәдән аларга бүләкләр дә тапшыра бардылар. Колгага менүчеләр арасында иң җитезе башлангыч сыйныфлар укучысы Гыймран Солтанов булды. Ул гына колга башындагы йомшак уенчыкны эләктереп, алып төшкән. Сабантуй батыры дип Антон Зыкин билгеләнде. Аңа төп бүләк – сарык бүләк иттеләр. Бәйрәмне оештыручы Илгиз Шәрипов: «Бәйрәмне уздыруда төрле ярдәм күрсәткән якташларыбызга олы рәхмәтемне белдерәм. Аеруча Ринат Гафаров, Вил Мәликов, Рият Фәйзуллин, Тимур Яимовка. Алар Сабантуйга өлгертергә тырышып, коеп яуган яңгыр астында колга һәм баганаларны утырттылар. Аннары бүген абсолют батырга тапшырган сарыкны безгә «Бойлер» оешмасының генераль директоры Фәүдәт Гарипов бирде», – дип сөйләде.

Бәйрәм беткәч тә, халык таралырга уйламады. Төмән районы, Муллаш авылының «Пышны» (җитәкчесе Җ. Касыймов) фольклор ансамбле егетләре төйдереп биеп, һәркемне түгәрәккә биергә чакырдылар. Гармун тавышы озак әле тынмады.

Рәүфә КАНГАЗИНА.
Рәсемнәрдә: Сабантуй мизгелләре.

Чыганак: “Яңарыш” газетасы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*