tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Рөстәм Миңнеханов «Татарча диктант» акциясенә кушылырга чакырды
Рөстәм Миңнеханов «Татарча диктант» акциясенә кушылырга чакырды

Рөстәм Миңнеханов «Татарча диктант» акциясенә кушылырга чакырды

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов теләгән һәркемне «Татарча диктант-2022» Бөтендөнья белем бирү акциясенә кушылырга чакырды.

«25, 26, 27 ноябрь көннәрендә «Татарча диктант» акциясенә кушылыгыз! Тулырак мәгълүмат – diktant.tatar сайтында», – дип язган ул үзенең телеграм-каналында.

Быел татар теленнән белемнәрне тикшерү буенча Бөтендөнья белем бирү акциясе 25-27 ноябрьдә узачак. Анда теләгән һәркем катнаша ала. Тагын да төгәлрәк мәгълүмат акция сайтында һәм социаль челтәрләрдә урнаштырылган.

«Татарча диктант» беренче тапкыр 2016 елда узды, анда өч илдән һәм Россиянең тугыз төбәгеннән 600 кеше катнашты. 2021 елда акциянең аудиториясе 1 миллион кешедән артып китте, 34 илдә һәм Россиянең 74 төбәгендә яшәүчеләр татарча диктант язды.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*