tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанда “Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре” форумы узды
Казанда “Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре” форумы узды

Казанда “Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре” форумы узды

20-22 ноябрьдә Казанда “Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре” форумы узды. Аның эшендә Туймазы районыннан эшмәкәр һәм меценат, “Россиянең татар авыллары” Бөтенроссия иҗтимагый оешмасы Советы рәисе Фәнир Галимов һәм шәхси эшмәкәр Азамат Зиннәтуллин катнашты. “Эшмәкәрләр форумы бик көчле һәм яхшы тәэсирләр калдырды.

Россиянең төрле почмакларыннан һәм чит илләрдән килгән эшмәкәрләрдән торган делегация составында без Яшел Үзән шәһәрендә сәнәгать кластерында булдык, анда берничә эре сәнәгать, логистика һәм башка предприятие эшчәнлеге белән таныштык. Форумның спикерлары – Татарстан Республикасы сәнәгать палатасы, электрон сәүдә мәйданчыклары вәкилләре, Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары һәм эшмәкәрлек белән кызыксынучы башка югары дәрәҗәдәге кунаклар иде.

Бу форум миңа кызыклы кешеләр белән танышырга, бизнес алып баруда яңа мәгълүмат алырга, шулай ук фикердәшләр даирәсендә вакыт үткәрү мөмкинлеген бирде. Форумны оештыручылар тарафыннан делегатлар арасында конкурслар да оештырылды.Шуларның берсендә мин призлы урын яулый алдым. Форумның иң күңелле мизгелләренең берсе – өч көн дәвамында бөтен дөнья татарларын берләштерү, туган телне һәм мәдәниятне саклау һәм популярлаштыру. Оештыручыларга башкарылган эшләре өчен зур рәхмәтемне белдерәм һәм киләчәктә уңышлар телим”, – дип тәэссоратлары белән бүлеште Азамат Зиннәтуллин.

vk.com

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*