tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Рөстәм Миңнеханов Яңа ел алдыннан Белоруссиянең татар җәмгыятендә булырга ниятли
Рөстәм Миңнеханов Яңа ел алдыннан Белоруссиянең татар җәмгыятендә булырга ниятли

Рөстәм Миңнеханов Яңа ел алдыннан Белоруссиянең татар җәмгыятендә булырга ниятли

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов 2019 елның декабрендә Беларусь Республикасына сәфәр кылачак. Эшлекле сәфәр барышында ТР Президенты татар җәмгыяте белән очрашырга ниятли. ТР Премьер-министры урынбасары — сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов Беларусь делегациясе белән очрашу вакытында шул хакта хәбәр итте.

«Декабрь аенда Татарстан Президенты Беларусь Республикасына сәфәр кылырга ниятли. Визит барышында берничә килешүне имзалау һәм Беларусь Республикасы татар җәмгыяте активы белән очрашу планлаштырыла. Татарстан Президенты һәр очрашуда әлеге республикада яшәүче татарлар белән очраша һәм телне саклау, мәдәни автономиягә ярдәм итүгә бәйле агымдагы мәсьәләләр хакында фикер алыша», – диде Альберт Кәримов.

Хәзерге вакытта Беларусь Республикасының татар диаспорасы 100 меңнән артык кешене берләштерә. 2017 елда җәмгыять үзенең 620 еллыгын билгеләп үтте.

Әдилә Зыятдинова

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*