tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Розалия Халикова: “Ислам диненә нигезләнгән дөньяга караш – көчле, камил, кимчелексез тулы система”
Розалия Халикова: “Ислам диненә нигезләнгән дөньяга караш – көчле, камил, кимчелексез тулы система”

Розалия Халикова: “Ислам диненә нигезләнгән дөньяга караш – көчле, камил, кимчелексез тулы система”

Бөтендөнья татар конгрессы 2023 елның 19-21 май көннәрендә  “Милли тормыш һәм дин” XIII Бөтенроссия татар дин әһелләре форумын үткәрә. Бүген форумның пленар утырышы уза.

Чарада Башкортстан Республикасы Мөслимәләр берләшмәсе рәисе Розалия ханым Халикова чыгыш ясады. Үзенең чыгышында Башкортстан мөслимәләр берлеге эшчәнлеге турында сөйләде. Дини аңга, милләт һәм тел проблемаларына тиешле игътибар бирмәү турында әйтеп узды. Яшьләргә тормышта килеп туган проблемаларга бирешмәсен, югалып калмасын өчен дини тәрбия бирергә кирәк дигән фикерне ассызыклады.

“Ислам диненә нигезләнгән дөньяга караш – көчле, камил, кимчелексез тулы система. Тиешле дәрәҗәдә үсеш алган дөньяга караш һәм дини аң кешегә эчке, тышкы гармония бирә. Чөнки дини аң (религиозное сознание) Аллаһ дине аша дөньяны кабул итү, тормышта дөрес юнәлеш алырга, хәерле бөек максатлар куярга, хакыйки кыйммәтләрне аңларга, кадерен белергә ярдәм итә” – диде Розалия ханым Халикова.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*