tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Хәрби операциядә һәлак булган имам үлгәннән соң татар конгрессы медале белән бүләкләнде
Хәрби операциядә һәлак булган имам үлгәннән соң татар конгрессы медале белән бүләкләнде

Хәрби операциядә һәлак булган имам үлгәннән соң татар конгрессы медале белән бүләкләнде

Бөтендөнья татар конгрессының “Татар милләтенә күрсәткән олы хезмәтләре өчен” медале белән вафатыннан соң махсус хәрби операциядә һәлак булган Омск өлкәсе Тәвриз районы имамы Руслан хәзрәт Вахитов бүләкләнде.

Руслан хәзрәт озак еллар буе милләтебез, динебезгә хезмәт итте. Ул 2022 елның көзендә һәлак булды.

Медальне XIII Бөтенроссия татар дин әһелләре форумында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев Руслан хәзрәтнең улы Марат Вахитовка тапшырды. Форумга мәрхүмнең тормыш иптәше Фәйрүзә ханым да килгән иде.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*