tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бөтенроссия татар дин әһелләре форумының пленар утырышында Гыйззәтуллина Назирә Әхәт кызы чыгыш ясады
Бөтенроссия татар дин әһелләре форумының пленар утырышында Гыйззәтуллина Назирә Әхәт кызы чыгыш ясады

Бөтенроссия татар дин әһелләре форумының пленар утырышында Гыйззәтуллина Назирә Әхәт кызы чыгыш ясады

Бөтендөнья татар конгрессы 2023 елның 19-21 май көннәрендә  “Милли тормыш һәм дин” XIII Бөтенроссия татар дин әһелләре форумын үткәрә. Бүген форумның пленар утырышы уза.

Биредә «Татарстан Республикасы дини уку йортларында татар телен укыту мәсьәләләре» турында Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы эксперты Гыйззәтуллина Назирә Әхәт кызы чыгыш ясады. Назирә Гыйззәтуллина Татарстан Республикасында урнашкан дини уку йортлары турында да сөйләде. “Россия ислам университеты Федераль Дәүләт стандартларына нигезләнеп эшли. Анда журналистика, теология, лингвистика юнәлешләре дә алып барыла” – диде ул.

2022 елның апрель аенда Туган тел көнендә Татарстан мөфтияте татар телен өйрәнү өчен бушлай «Без – татарлар!» онлайн-платформасын эшләтеп җибәрде.Онлайн-ресурс сөйләм телен өйрәнү, ситуатив лексик җыелмаларын үзләштерү һәм аралашу күнекмәләрен үстерүгә юнәлдерелгән. Курс программасында мөселман дини риторикасына һәм ислам терминологиясенә аерым игътибар бирелә.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*