tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Татар гаиләсе: гореф-гадәтләр” китабын тәкъдим итү кичәсе булып узды
“Татар гаиләсе: гореф-гадәтләр” китабын тәкъдим итү кичәсе булып узды

“Татар гаиләсе: гореф-гадәтләр” китабын тәкъдим итү кичәсе булып узды

Әлки районында Укытучылар елы, Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы кысаларында һәм Гаилә көне уңаеннан “Татар гаиләсе: гореф-гадәтләр” китабын тәкъдим итү кичәсе булып узды.

Китап 3 телдә: татар, рус, инглиз телләрендә. 5 бүлектән тора. Кичә барышында китапның һәр бүлегенә тукталып, һәр гаилә үз гаилә традицияләре белән таныштырып чыгыш ясады. Кичәдә Нәби Дәүли исемендәге Базарлы-Матак гимназиясе укытучылары гаиләләре катнашты.

Китапның “Туганнарның кадерен бел” бүлеге белән танышканда, Фәсаховлар гаиләсе үзләренең нәсел нәсел шәҗәрәсен тәкъдим итте, кызлары Зилә үзенең ата-бабалары турында, тәфсилләп, горурланып чыгыш ясады. “Өйле булу-көйле булу” бүлегендә Абдуллиннар гаиләсенә сүз бирелде. Абдуллиннар – ирле-хатынлы укытучылар, гаиләләре белән әни кеше, нәселләренең дәвамчысы булган уллары Рәсим нәсел шәҗәрәсе белән таныштырды, гаилә башлыгы ата-бабасыннан агач эшен мирас итеп алган һәм укучыларын да шуңа өйрәтә. “Тату гаилә – оҗмах түре” бүлегендә табышмакларга җаваплар табу, “Бала – бәгырь җимеше” бүлеге белән танышканда әниләрнең күмәкләшеп бишек җырын көйләве халкыбызның фольклор мирасын искә төшерде.

Мәктәп тормышында яшь буынга халык мәдәниятын, сәхнә сәнгатен өйрәтүдә Шагалиевлар гаиләсе күп көч куя. Гаилә башлыгы Илнур Габделхаевич сәхнәне тальян моңнарына күмде. Әбиләреннән калган, гаиләләренең кадерле ядкаре булып сакланучы чулпылар турында, Идиятуллиннар гаиләсеннән кызлары Диләрә аеруча да зур горурлык белән чыгыш ясады. “Татар егете” конкурсы җиңүчесе Илсаф Хисамов гаиләсенең чыгышы аеруча да үзенчәлекле булды. Зәйдуллиннар чыгышыннан гаиләләре гимназия тормышында актив катнашуы, бәйгеләрдә алдынгылыкны бирмәүләре билгеле булды. Кичә гаилә ансамбле башкаруындагы “Мин тормышка гашыйк” җыры белән тәмамланды.

“Татар гаиләсе: гореф-гадәтләр” китабы бик күпләргә үз нәселләрен барларга, балаларын, оныкларын татар рухында тәрбия кылырга, телебезне, динебезне, милли йөзебезне сакларга мөмкинлек бирер дигән өметтә калабыз.

Кичә Әлки районының Ак калфак татар хатын-кызлары оешмасының Әлки районы бүлеге җитәкчесе Әлфия Шагалиева һәм әгъзасы Алсу Низамова тарафыннан оештырылды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*