tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Рухият» программасы быел 23 мең гомуми тираж белән 10 төрле китап чыгарган
«Рухият» программасы быел 23 мең гомуми тираж белән 10 төрле китап чыгарган

«Рухият» программасы быел 23 мең гомуми тираж белән 10 төрле китап чыгарган

Быел «Рухият» программасы кысаларында 10 төрле исемдәге китап басылып чыккан. «Татнефть» хәйрия фонды чыгарган китапларның гомуми тиражы — 23 мең.

Китаплар „Әлмәт“ иҗтимагый үзәгенең киноконцерт залында тәкъдим ителәчәк. Кичәдә китап авторлары, „Рухият“нең эксперт комиссиясе әгъзалары, Әлмәт театры артистлары катнаша, җирле ансамбль һәм студия артистлары.

Быел «Рухият» программасы аша Ризаэддин Фәхретдиннең «Нәсыйхәт» китабы, Гамил Афзал, Фаил Садриев, Гөлчирә Ибәтуллина, Лилия Гәрәева, Александр Дорофеев җыентыклары, рус телендә язучы 12 шагыйрәнең әсәрләре тәрҗемә ителгән «Илһамлы кызлар җыры» җыентыгы, Әзһәр Шакировның «Халкыбызның кадерле шәхесләре» китабы, «Олег КУЛЬПИН. Кистью и сердцем» альбом-каталогы, «Замандашлар» сериясендә «Адиб МАЛИКОВ — записки солдата эпохи» мемуарлар китабы (төзүчесе — Әнвәр Маликов) басылып чыккан.

«Рухият» программасы аша барлыгы 200ләп исемдәге китап басылып чыккан. Гомуми тиражы — 360 мең.

Рузилә Мөхәммәтова

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*