tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев «Россия — ислам дөньясы» төркеменең утырышында катнаша
Васил Шәйхразыев «Россия — ислам дөньясы» төркеменең утырышында катнаша

Васил Шәйхразыев «Россия — ислам дөньясы» төркеменең утырышында катнаша

Бүген, 24 ноябрьдә Согуд Гарәбстанының Җиддә шәһәрендә «Россия — ислам дөньясы» төркеменең пленар утырышы уза. Утырышны Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов алып бара.

Җыелышта Россияне ислам дөньясы белән якынайту, икътисади хезмәттәшлекне киңәйтү кебек сораулар күтерелә. Аның эшендә Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасы Генераль секретаре Хөсәен Ибраһим Таха, Согуд Гарәбстаны Тышкы эшләр министры урынбасары Вәлид бин Абдул Кәрим, Россия Федерациясе субъектлары җитәкчеләре, Россия һәм чит ил җәмәгать эшлеклеләре, дипломатлар, фәнни һәм дини даирәләр вәкилләре катнаша. Алар арасында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе В.Г. Шәйхразыев та бар.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*