tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Рязань өлкәсендә Касыйм татарларының тарихына багышланган күргәзмә эшли
Рязань өлкәсендә Касыйм татарларының тарихына багышланган күргәзмә эшли

Рязань өлкәсендә Касыйм татарларының тарихына багышланган күргәзмә эшли

Касыйм татарлары тарихына багышланган күргәзмә Идел буе Болгар дәүләте халыкларының ислам динен кабул итүенә 1100 ел тулуга, Касыйм шәһәренең 870 еллыгына һәм Касыйм ханлыгы оешуга 570 ел тулуга багышланган. Әлеге күргәзмә белән бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев танышты.

Күргәзмәдә Касыйм татарларының рухи тормышына багышланган документлар, фоторәсемнәр, сирәк китаплар тәкъдим ителә.

Касыйм татарлары-Идел буе татарларының этник төркеме һәм, аз санлы булуга карамастан, ул башка төркемнәр арасында мәдәният һәм көнкүреш үзенчәлекләре белән аерылып тора. Алар Касыйм шәһәрендә һәм, кечерәк тупланган төркемнәр булып, Рязань өлкәсенең Касыйм районында яшиләр.Күргәзмә әлеге шәһәрендәге татар мәдәнияте үсеше һәм мәгариф тарихын яктырта.

Исегезгә төшерәбез, бүген Милли Шура рәисе Рязань өлкәсенә эш сәфәре белән килде.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*